Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Һәр тәрбияченең – үз юлы

    Инде хәбәр иткәнебезчә, быелның 1 январеннан Татарстанда мәктәпкәчә белем бирү буенча яңа федераль дәүләт стандартлары гамәлгә керә башлый. "2014 ел тәрбиячесе" бәйгесендә мәктәпкәчә белем бирү педагоглары яңача шартларда эшләргә әзер булуларын расларга омтылдылар. Бәйгенең сайлап алу турында комиссия карамагына 14 педагог үз эшчәнлеген яктыртучы портфолио юллаган булса да, алдагы турга...

    Инде хәбәр иткәнебезчә, быелның 1 январеннан Татарстанда мәктәпкәчә белем бирү буенча яңа федераль дәүләт стандартлары гамәлгә керә башлый. "2014 ел тәрбиячесе" бәйгесендә мәктәпкәчә белем бирү педагоглары яңача шартларда эшләргә әзер булуларын расларга омтылдылар.
    Бәйгенең сайлап алу турында комиссия карамагына 14 педагог үз эшчәнлеген яктыртучы портфолио юллаган булса да, алдагы турга аларның нибары бишесе генә узган. Менә алар - Надежда Ермакова һәм Эльвира Савельева (8нче бакча), Раушания Халикова (9нчы бакча), Резидә Галимәрданова (3нче бакча), Лениза Батырова (6нчы бакча). Район турында катнашучылар арасында авыл балалар бакчаларында эшләүчеләрнең булмавы йөрәкне бераз чеметеп алды, әлбәттә. Тик бу авыл бакчаларында начаррак эшлиләр дигән сүз түгел бит. Авыл җирендә дә үз эшләрен башкаларга үрнәк булырдай итеп алып баручы тәрбиячеләр барлыгын яхшы беләбез. Шуңа алдагы елларда мондый бәйгеләрдә аларны да күрәсе иде.
    Ә менә быелгы бәйгедә татар теле тәрбиячеләренең дә катнашуы, киресенчә, йөрәккә сары май булып ятты. Бәйге узган 9нчы балалар бакчасында тәрбияләнүче кечкенә малай-кызларның татар теле тәрбиячеләре Лениза Батырова һәм Резидә Галимәрданованың сорауларына матур итеп татарча җавап бирүләре, ана телебездә җырлаулары, биюләре, шигырьләр сөйләүләре бу юнәлештә педагогларның сизелерлек уңышларга ирешүен ачык күрсәтте.
    Ә бәйгегә килгәндә, аның беренче этабында педагоглар үз эшчәнлекләрен презентацияләргә тиешләр иде. Аларның һәркайсының чыгышында "Минем һөнәрем - иң яхшысы", "Мин - чын педагог", "Мин тәрбияче булуым белән горурланам" кебек фикерләр кызыл җеп булып үрелеп барды. Ә менә "Иҗади марафон" дип аталган икенче этапта алар занятиеләрдән өзекләр тәкъдим иттеләр. Кыска гына вакыт эчендә тәрбияче апалары белән бергәләп сабыйлар математик биремнәр дә чиштеләр, җырладылар, музыкаль инструментларда да уйнадылар, әниләре, гаиләләре турында да сөйләделәр, хәтта Акбайның туган көнендә дә булдылар.
    "Без бу ярышта һәр тәрбияченең - үз йөзе, үз юлы, үз методикасы барлыгына тагын бер кат инандык. Шуңа укыту-тәрбия бирүнең яңа, заманча стандартларына күчү сезнең өчен авыр булмас дип ышанабыз. Яңача эшләүдә сез әйдәп баручылар булырга тиеш", - дигән теләкләрен җиткерде бәйгегә нәтиҗә ясаганда район мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина.
    Тик бәйге җиңүчеләрсез булмый. Ике тур нәтиҗәләре буенча иң күп балл җыючылар билгеләнде. "2014 ел тәрбиячесе" бәйгесенең район туры җиңүчесе булып Лениза Батырова калды. II урынга Эльвира Савельева лаек булды. IIIдә - Надежда Ермакова. Призерлар райныбызны март аенда Чаллыда узачак зона ярышларында тәкъдим итәчәк. "Бәйгенең зона, аннан республика турларында җиңүчеләр арасында районыбыз тәрбиячеләрен күрәсе иде. Моның өчен потенциал җитәрлек. Бүгенге бәйге моны ачык күрсәтте", - диде район башкарма комитетында эшләр белән идарә итүче Роман Альчиков. Аның бу сүзләре - уртак теләгебез.
    Дания АБЗАЛИЕВА.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: