Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Рафил Ногманов: “Әгерҗе милициясе – алтын урталыкта”

Бу көннәрдә РФ Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы бүлеге хезмәткәрләре, ветераннар бәйрәм рухы белән яшәделәр. Милициянең 90 еллык юбилей тантанасы күңелләрдә үткәннәрне яңартты, утны-суны кичкән ветеран хезмәттәшләр белән очраштырды. 90 ел - ул бик озын юл. Әгерҗе милициясе ил өчен иң авыр чорда үз эшчәнлеген 1922 елда башлап җибәрә. Ул...

Бу көннәрдә РФ Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы бүлеге хезмәткәрләре, ветераннар бәйрәм рухы белән яшәделәр. Милициянең 90 еллык юбилей тантанасы күңелләрдә үткәннәрне яңартты, утны-суны кичкән ветеран хезмәттәшләр белән очраштырды.
90 ел - ул бик озын юл. Әгерҗе милициясе ил өчен иң авыр чорда үз эшчәнлеген 1922 елда башлап җибәрә. Ул вакытта милиция начальнигы булып эшләгән Иван Анфилов бөтен көчне бандитларга каршы көрәшкә юнәлтә. Ул әлеге постта 11 ел хезмәт итә. Аннан соң аны Гыйләҗетдинов, Исмәгыйлев, Курбеев, Гаянов, Халитов алыштыра. 1964 елдан 1973 елга кадәр биредә Исхак Гыйззәтуллин җитәкчелек итә. Ә Халит Хәйруллин эшләгән елларны ветераннар әле хәзер дә сагынып искә алалар. 1978 елдан бүгенгә кадәр эчке эшләр бүлеге белән Мирзагали Заманов, Рафил Ногманов, Шәүкәт Таштабанов, Фәрид Ваһапов, Евгений Шляхтин, Азат Мусин җитәкчелек итә. Әгерҗе милициясе күпләр өчен чыныгу, тормыш мәктәбе була. 1981-85 еллардагы милиция начальнигы Рафил Ногманов - хәзер генерал-майор, ТР Дәүләт Советы депутаты. Миңнегали Тимергалиев, Расим Шәймәрданов, Роберт Хәмидуллин, Мирзаһит Миргасыймов, Юныс Низаметдинов, Мәгъсум Хөснетдинов Әлмәт, Зәй, Азнакай, Түбән Кама, Чистай районнарында, Удмуртиядә эчке эшләр бүлеген җитәкләделәр.
Бәйрәм белән котларга килгән Рафил Ногманов 1982 елда Әгерҗе милициясенең 60 еллыгын бәйрәм иткәннәрен искә алды. "Ул вакытта замполит булып Ринат Сафиуллин эшли иде. Бу бәйрәмне зурлап үткәрү дә аның идеясе булды. Әле мондый "яшькә" җиткән милиция бүлекләре республикада бармак белән генә санарлык. Сез шулар рәтендә булуыгыз белән горурлана аласыз. Бүген сезнең белән очрашуга килүемә чиксез шат. Күпме хезмәттәшләремне, дусларымны очраттым. Беренче җитәкчелек адымнарымны да нәкъ менә Әгерҗедән башлавым белән горурланам. Без эшләгән елларда шартлар бик үк уңай булмаса да, сынатмадык. Ә хәзер Әгерҗе полициясе - эш күрсәткечләре буенча алтын урталыкта. Киләсе елларда сезне беренче өчлектә күрергә телим", - диде ул һәм бүлеккә истәлек бүләге тапшырды. Хезмәт бурычларын намус белән үтәгәннәре һәм милициянең 90 еллык юбилее уңаеннан Рафил Ногманов отставкадагы милиция полковнигы Сәүбән Сәфәров һәм тикшерү бүлекчәсенең өлкән тикшерүчесе Тимур Хуҗахмәтовка ТР Дәүләт Советының Рәхмәт хатын тапшырды. "Миңа Тимурның әтисе Расим белән дә эшләргә туры килде. Әтиеңнең эзеннән китүеңә сөенәм", - диде ул.
Әгерҗелеләрне котларга килгән ТР эчке эшләр министры урынбасары Рафаил Гыйльманов министр Әсгать Сәфәровның котлавын җиткерде һәм Әгерҗе полициясе киләчәктә дә Ватаныбыз иминлеге өчен лаеклы хезмәт итәр дигән ышанычын белдерде. Бүләк итеп бүлек начальнигы Азат Мусинга машина ачкычын тапшырды. Бу көнне ЮХИДИ бүлекчәсе дә яңа машиналы булды. Бер төркем хезмәткәрләр Рафаил Вәлиевич кулыннан кыйммәтле бүләкләр, Эчке эшләр министрлыгының Мактау грамоталарын алдылар. Менә алар: бүлек начальнигы Азат Мусин - министрның имзасы куелган ату коралы, урынбасар Андрей Шмырин - "ТР Эчке эшләр министрлыгының мактаулы хезмәткәре" күкрәк билгесе, начальник ярдәмчесе Рамилә Ясәвиева, ведомстводан тыш сак хезмәте начальнигы Марат Фәйзетдинов министрлыкның Мактау грамоталары, баш бухгалтер Айнур Садыйков, штабның өлкән инспекторы Анастасия Халикова исемле сәгатьләр белән бүләкләнделәр. Ә тикшерү һәм ЮХИДИ бүлекчәсе начальниклары Илнур Фәссәхетдинов, Олег Капилов, җинаятьләрне эзләү төркеме оперуполномоченные Данир Бәшәров - "ТР Эчке эшләр министрлыгында бик яхшы хезмәтләре өчен", начальник урынбасары Александр Кудрявцев "Бурычына тугрылык өчен", участок уполномоченные Руслан Галиәскәров - "Полициянең иң яхшы участок уполномоченные", ЮХИДИ инспекторы Рәшит Әлмөхәммәтовка "ЮХИДИ хезмәтендә аермалык өчен" күкрәк билгеләре тапшырылды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Фәнис Нуриев та ветераннарны, бүлек хезмәткәрләрен зур бәйрәмнәре белән котлап: "Бүген Әгреҗе милициясе узган зур юлга бәя бирә торган көн. Алдыгыздагы бурычларыгызны һәрвакыт җиренә җиткереп башкарганыгыз, райондашлар иминлеген саклаганыгыз өчен сезгә зур рәхмәт. Хезмәткәрләргә "кайнар нокталар"да да булырга туры килә. Бик еш вакыт белән исәпләшми эшлисез, бәйрәм-ял да күрмисез, әмма сез беркайчан сер бирмисез", - диде ул һәм бер төркем хезмәткәрләргә район башлыгының Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын тапшырды.
Азат Мусин да уңышларын яктыртып, соңгы 3 елда матди-техник базаның ныгуын, эш өчен уңай шартлар тудырылуын билгеләп үтте. "Соңгы елларда эш күрсәткечләр югарыга күтәрелүебез белән горурланабыз һәм киләчәктә дә яңа үрләр яуларга омтылачакбыз", - диде.
Тантанада милиция ветераннарын да сәхнә түрендә хөрмәтләделәр. Бәйрәм кунаклары хезмәт бурычларын үтәгәндә һәлак булган хезмәттәшләрен бер минут тынлык белән искә алдылар.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев