Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Район Советы сессиясендә

27 январьда узган район Советының XI сессиясендә депутатлар Татарстан Республикасындагы Җир кодексына кертелгән үзгәрешләр нигезендә райондагы күп балалы гаиләләргә бушлай җир бирү мәсьәләсен тикшерделәр. Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре буенча палата рәисе Флүр Нәбиев бушлай җир алуга хокукы булган гражданнарның исемлеген әзерләү тәртибе һәм алар милкенә биреләчәк җир кишәрлеге күләме турындагы...

27 январьда узган район Советының XI сессиясендә депутатлар Татарстан Республикасындагы Җир кодексына кертелгән үзгәрешләр нигезендә райондагы күп балалы гаиләләргә бушлай җир бирү мәсьәләсен тикшерделәр. Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре буенча палата рәисе Флүр Нәбиев бушлай җир алуга хокукы булган гражданнарның исемлеген әзерләү тәртибе һәм алар милкенә биреләчәк җир кишәрлеге күләме турындагы мәсьәлә буенча чыгыш ясады. Әгерҗе районында балигъ булмаган өч һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләргә 10 сутый җир кишәрлеге бушлай биреләчәк. Депутатлар бушлай җир кишәрлеге алырга хокуклы гражданнарның исемлеген төзү тәртибе турында карар кабул иттеләр.
Сессиядә район Советы аппараты җитәкчесе Резидә Закирова 4 марттагы Россия Федерациясе Президентын сайлауларга участок сайлау комиссияләре составына кандидатуралар турындагы мәсьәлә буенча чыгыш ясады. Комиссия составларын депутатлар бертавыштан расладылар.
Депутатлар, муниципаль милекне шәһәр һәм авыл җирлекләре милкенә бирү һәм муниципаль милекне Кичкетаң милкенә тапшыру турындагы мәсьәләне тикшереп, карарлар кабул иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев