Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Район икътисадындагы алты ай

    ТӨЗЕЛЕШ. Быелның беренче яртысында 471170 мең сумлык төзелеш эшләре башкарылды. Барлыгы 16184 кв.м мәйдан файдалануга тапшырылды. Аның 1527 кв.метрын оешмалар һәм предприятиеләр, 14657 кв. метрын халык төзеде. АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ. Алты айда барлыгы 118355 центнер сөт, 12990 центнер ит җитештерелде. 1 июльгә районда 23119 баш мөгезле эре терлек, 8881 баш дуңгыз,...

    ТӨЗЕЛЕШ. Быелның беренче яртысында 471170 мең сумлык төзелеш эшләре башкарылды. Барлыгы 16184 кв.м мәйдан файдалануга тапшырылды. Аның 1527 кв.метрын оешмалар һәм предприятиеләр, 14657 кв. метрын халык төзеде.
    АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ. Алты айда барлыгы 118355 центнер сөт, 12990 центнер ит җитештерелде. 1 июльгә районда 23119 баш мөгезле эре терлек, 8881 баш дуңгыз, 6961 баш кәҗә һәм сарыклар, 399 баш ат бар.
    ХАЛЫКНЫҢ ТОРМЫШ ДӘРӘҖӘСЕ. Районда уртача хезмәт хакы 19392 сум. Газ хезмәтендә уртача хезмәт хакы - 30985, төзелештә - 25070, мәгарифтә - 1229, сәламәтлек саклау тармагында - 12909, җәмәгать туклануында 5467 сум.
    ДЕМОГРАфИЯ. 1 июльгә районда 36088 кеше яши иде. Шул исәптән, шәһәрдә - 19580, авылларда 16508 кеше. Алты айда районда 237 сабый туды, 272 кеше вафат булды. 119 пар язылышты, 71 гаилә таркалды. Ярты елда районга 378 кеше килеп урнашты, 355 кеше күчеп китте.
    Әлфия ТИМКИНА,
    статистика бүлеге начальнигы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: