Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Район тормышы — тугыз айда

ТӨЗЕЛЕШ. Быелның тугыз аенда районда 1136888 мең сумлык төзелеш эшләре башкарылды. Төзелеш оешмалары һәм халык тарафыннан 19429 квадрат метр торак мәйданы файдалануга тапшырылды. Шуның 2112 квадрат метры - предприятиеләр, 17317 квадрат метры халык тарафыннан төзелгән. Гомуми мәйдан, узган елның шул чорына караганда, 3,9 процентка артык. АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә...


ТӨЗЕЛЕШ. Быелның тугыз аенда районда 1136888 мең сумлык төзелеш эшләре башкарылды. Төзелеш оешмалары һәм халык тарафыннан 19429 квадрат метр торак мәйданы файдалануга тапшырылды. Шуның 2112 квадрат метры - предприятиеләр, 17317 квадрат метры халык тарафыннан төзелгән. Гомуми мәйдан, узган елның шул чорына караганда, 3,9 процентка артык.
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм фермер хуҗалыкларында 15572 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуның 5528е -сыерлар, 7082се - дуңгызлар, сарык-кәҗәләр 330 баш.
Тугыз айда сөт җитештерү 27,8 процентка кимеде һәм 134859 центнер булды.
ФИНАНС. Предприятиеләрнең кредиторлык бурычы 1042,7 миллион сумга җитте. Ә дебиторлык бурычлары 1863,8 миллион сум.
КУЛЛАНУЧЫЛАР БАЗАРЫ. Тугыз айда халыкка 426591 мең сумлык хезмәт күрсәтелде. Шуның 55591 мең сумы - көнкүреш хезмәте.
ХАЛЫКНЫҢ ТОРМЫШ ДӘРӘҖӘСЕ. Районда уртача хезмәт хакы 13,7 процентка артты һәм 22230 сум булды. 1 октябрьгә хезмәт хакы түләү буенча срогы чыккан бурычлар юк. Минималь кулланучылар бюджетыннан ким хезмәт хакы түләүче 11 оешма бар. Сентябрь ахырына 265 кеше мәшгульлек үзәгендә исәптә тора иде.
ХОКУК БОЗУЛАР. Январь-сентябрь айларында районда 198 җинаять теркәлгән. Бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 10 процĕнтка түбән.
ДЕМОГРАФИЯ. Тугыз айда районда 377 сабый дөньяга килде, 461 кеше вафат булды. Бу чорда 205 пар язылышып гаилә корды, 77 гаилә аерылышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев