Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Азат Вәлиев балаларны бәйрәм белән котлады

Иң матур теләкләрен җиткерде

Бүген 1 июнь – Балаларны яклау көнендә район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Азат Вәлиев 9нчы балалар бакчасында нәниләрне бәйрәм белән тәбрик итте.

Иң башта ул узган ел республика программасы буенча капиталь төзекләндерелгән мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе белән танышты. Аннан соң төркемнәргә кереп малай-кызларга иң матур теләкләрен җиткерде. Ә нәниләр, үз чиратларында, һөнәрләрен күрсәтергә ашыктылар.

Бәйрәмчә бизәлгән залда балаларны әкият геройлары уеннарга дәштеләр, тапкырлыкларын сынадылар. Азат Рөстәм улы аларга бәхетле матур, күңелле балачак, әти-әниләрен уңышлары белән сөендереп үсүләрен теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев