Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Район башлыгы Азат Вәлиев “Әгерҗе радиосы“н тыңлаучыларның сорауларына җавап бирде

Рекордлы туры эфир узды

Чәршәмбе көнне “Әгерҗе” радиосында рекордлы туры эфир узды. Райондашларыбызның актуаль сорауларына биш сәгать дәвамында район башлыгы Азат Вәлиев җавап бирде.

Туры эфир барышында күләмле җавап таләп иткән сораулар да, анык кына җавап бирердәйләре дә яңгырады. Җитәкче белән туры эфирда радио корреспонденты Миләүшә Кәрәмова һәм Әгерҗедә билгеле блогер, Россия журналистлар берлеге әгъзасы Марат Хафизов аралаштылар. Туры эфир кысаларында радиотыңлаучылар да үз сорауларын җиткерделәр.

Азат Рөстәмович һәр сорауга тәфсилле һәм нигезле җаваплар бирде. Кайбер сорауларны шәхси контроленә алып, вәзгыятьне өйрәнәчәген һәм якын арада алар буенча аңлатма бирәчәген әйтте. Газета укучылар игътибарына туры эфирда яңгыраган кайбер сорауларга җавапларны тәкъдим итәбез.

– Азат Рөстәмович, сез район башлыгы итеп билгеләнгән вакытка Әгерҗе барлык социаль-икътисади күрсәткечләр буенча диярлек арткы урыннарда иде. Эшне нидән башлаячагыгызны шул чакта ук күзалладыгызмы?

– Бу, чыннан да, шулай. Мин районга ихлас эшләү теләге белән килдем. Һәм иң беренче эш итеп аны тирәнтен өйрәндем: төп проблемаларны, районның мөмкинлекләрен билгеләдем. Барысын да анализлаганнан соң үз алдыма төп максатны куйдым. Ул – инвесторлар җәлеп итү. Иң беренче чиратта, район эчендәге инвесторларга, ягъни үзебезнең кече һәм урта бизнес вәкилләренә мөрәҗәгать иттем. Кызганычка каршы, активлык сизелмәде. Шуңа күрә читтән инвесторлар кертү юлы гына калды. Шул ук вакытта без үз эшмәкәрләребезгә дә һәрчак ярдәм итәргә әзер.
Бүгенге көндә безнең районга кергән инвесторлар җир эшкәртү, умартачылык, терлекчелек өлкәсендә уңышлы гына эшлиләр. Җитештерү буенча эшләргә теләүчеләр дә бар.

– Районның төп байлыгы нидән гыйбарәт? Инвесторларны нәрсә белән җәлеп итеп була?

– Без өч төп юнәлешне билгеләдек. Беренчедән, авыл хуҗалыгы. Районда файдаланылмый торган мәйданнар күп. Әйткәнемчә, инвесторлар бу юнәлештә эшлиләр.

Икенчедән, логистика мөмкинлеге. Район аша тимер юл уза. Моннан тыш, янәшәдә генә федераль трасса урнашкан. Бездә транспорт-логистика үзәге төзү биш миллиард сумнан артык инвестиция китерәчәк. 300 яңа эш урыны барлыкка киләчәк. Шундый көчле үзәк анда үз эшләрен ачарга теләгән эшмәкәрләрне җәлеп итәр дип ышанам. Калугада ачылган логистика үзәге – моның ачык мисалы.

Өченчесе – туристик потенциал. Әгерҗе районында савыктыру чаралары уздыру, ягъни рекреация ясау урыннары күп дип уйлыйм. Чөнки бездә табигать матур, урманнар, сулыклар да җитәрлек. Шуңа карамастан, бер генә ял итү урыны да юк. Без Красный борга махсус комиссия чакырттык. Аның составына маркетологлар, дизайнерлар, архитекторлар кергән иде. Алар Красный борны районның “энҗе бөртеге” дип атадылар. Шунда ук тау чаңгысы комплексы төзү өчен дә урын бар. Сүз уңаеннан, бүген Россиянең 12 субъектыннан 24 эшмәкәр безнең районга инвестицияләр кертергә әзер. Кемдер экотуризмны җәелдерергә, кемпинглар төзергә тели, кемдер ял базасы буларак туры бер авыл булдыру турында хыяллана.

–    Райондашларыбызны инде берничә ел кирпеч заводы язмышы да борчый...

–    Әлеге предприятиене торгызу уе бар иде. Моның өчен без Алексеевск районыннан эксперт чакырттык. Чөнки анда керамика заводы уңышлы гына эшләп килә. Эксперт бәясе буенча, бүгенге көндә бездәге бу урын – иске корылмалар белән чүпләнгән территория генә. 
Әмма бу тема көн үзәгендә кала. Яңа төзелеш материаллары заводы төзү өчен 700 миллион сум акча кирәк. Әлегә бу эшкә алынырга теләүче кеше юк. Шуңа күрә территорияне сату турында карар кылынды. 

–    Моннан бер ел элек сезнең белән беренче туры элемтә вакытында шәһәрнең аскы өлешендә дә, өстә дә кибет, аптека, банкоматлар җитмәвенә бәйле сорау күтәрелгән иде. 

–    Бу сораулар да – күз уңында. Без банк җитәкчелеге, үзебезнең эшмәкәрләр, тышкы инвесторлар белән бу хакта сөйләшүләр алып барабыз. Әлеге объектларны төзердәй җир участоклары да бар. Әлеге эшкә алынучылар булыр дип өметләнәбез. 

–    Азево авыл җирлегендә яшәүчеләрне Азево белән Кам.Ключ арасындагы юл төзелешенең киләчәге кызыксындыра. 

–    Бу юл буенча без Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына мөрәҗәгать юлладык. Әлегә билгеле сроклар турында әйтүе кыенрак. Аңа кагылышлы тагын бер вариант бар: юлны ремонтлауны аннан файдаланучы нефтьчеләргә тәкъдим иттек. Әлегә җавап алмадык. Әмма бу сорау – безнең контрольдә.

Юллар турында сөйли башлагач, шәһәрдәге проблемаларга да тукталмый булмый. Ниһаять, күпбалалы гаиләләр өчен төзелүче йортлар секторыннан алып Боз сараена таба тротуар төзеләчәк. 

Җәяүлеләр инде берничә ел БАМ күперенә кагылышлы мәсьәләне күтәрәләр. Язын һәм көзен  әлеге күпер аша чыгу бер газапка әверелә, чөнки машиналар пычракны чәчтереп үтәләр. Без әлеге мәсьәләне чишүнең төрле вариантларын карадык, башка районнарның тәҗрибәсен өйрәндек. Ниһаять, саклау конструкцияләрендә тукталдык. Проект карары хупланып, сметага кертелде. Шул ук вакытта бюджетның регламентлаштырылган булуын онытырга ярамый. Күпергә саклау экраннары алдагы елда гына урнаштырылыр, мөгаен. К.Маркс–Ометов–Сәетов урамнары киселеше участогы проблемалы булып кала. ЮХИДИ идарәсе белән берлектә биредә хәрәкәт итүнең өстәмә полосасын булдыру турында килешенде. Безнең фикерне транспорт министры да хуплады һәм проект эшләре буенча күрсәтмәләр бирде.  

Материалны тулысынча газетабызның җомга санында укыгыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев