Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Район башлыгы инвалидларның өйләрендә булды

Аларга ярдәм, игътибар һәм җылы сүз кирәк

Ел саен декабрь башында Әгерҗе районында, бөтен илдәге кебек үк, инвалидлар декадасы уза. Бу көннәрдә без бигрәк тә сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә һәм аларны караган кешеләргә ярдәм итәргә тырышабыз.

Бу көннәрдә дәүләт социаль хезмәтләре төрле чаралар һәм хәйрия акцияләре оештыра һәм үткәрә. Матур гадәт буенча, инвалидлар декадасы кысаларында Әгерҗе районы башлыгы, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре Азат Вәлиев сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр яшәгән гаиләләрдә булды.

Ул алар белән аралашты, бу гаиләләрнең моң-зарын тыңлады. Ел саен төрле гаиләләргә район җитәкчелеге тарафыннан ярдәм күрсәтелә. Бүген дә шундый ярдәмне биш гаилә алды. 

"Инвалидлар декадасы - мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә даими игътибар кирәклеге турында җәмгыятькә чираттагы искә төшерү ул. Теләсә нинди кешегә кайгыртучанлык күрсәтү мөһим. Аларга ярдәм, игътибар һәм җылы сүз кирәк", - дип ассызыклады Азат Рөстәм улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев