Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Район башлыгы сайлаучыларга рәхмәт җиткерде

18 мартта Россия Президентын сайлаулар узды.

Әгерҗе районында сайлаулар 48 сайлау участогында барды. Сайлаучылар исемлегенә 24517 кеше кертелгән иде. Тавыш бирү хокукыннан шуларның 89,98 проценты, ягъни 22060 сайлаучы файдаланды.

РФ Президентына кандидат буларак теркәлгән кандидатлар өчен тавыш бирү түбәндәгечә булды:

Владимир Путин – 86,12 процент (18997 тавыш), Павел Грудинин – 6,23 процент (1374), Владимир Жириновский – 4,09 процент (903), Ксения Собчак – 0,91 процент (201), Григорий Явлинский һәм Максим Сурайкин – 0,52шәр процент (115әр тавыш), Сергей Бабурин һәм Борис Титов – 0,47шәр процент (103әр).  

  • Әлеге мөһим кампаниядә 90 процентка якын сайлаучының катнашуы районда яшәүче күпмилләтле халыкның бердәмлеге турында сөйли. Актив гражданлык позициясе күрсәткән һәркемгә зур рәхмәт. Шулай ук территориаль сайлау комиссиясенә, сайлау комиссияләре әгъзаларына, күзәтүчеләргә, волонтерларга олы рәхмәтемне җиткерәм.

Иң зур рәхмәт, әлбәттә, сайлаучыларга! Алга таба да илебезне тагын да көчлерәк итүгә матур эшләребез белән лаеклы өлешебезне кертик,– диде район башлыгы Валерий Макаров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев