Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Район башлыгы Валерий МАКАРОВ: Өйдә калуны сайлагыз

Үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелү уңаеннан район башлыгы Валерий МАКАРОВ халыкка видеомөрәҗәгать юллады.  

Хөрмәтле Әгерҗе районы халкы! Россиянең күп кенә төбәкләрендә, республикабызда кебек үк безнең районда да үз-үзеңне изоляцияләү режимы дәвам итә. Бу – отпуск та, каникул да түгел, ә коронавирус таралуга юл куймауга юнәлтелгән бик тә кирәкле чара. Үзебезнең сәламәтлеккә тагын да игътибарлырак булыр чак җитте. Моны бүген бары тик өйдә калып һәм якыннарыбызны да шуңа күндереп кенә эшләп була. 

Үз-үзеңне изоляцияләү – урамда йөрү, туганнар, дуслар белән аралашу вакыты түгел. Махсус режим барышында үзара очрашуларны мөмкин кадәр чикләргә киңәш итәм. Әлеге киңәшкә колак салуыгыз сезнең бу мөһим чарага җаваплы карашыгызны күрсәтеп торачак.

Бу көннәрдә олы яшьтәге әти-әниләребезгә, туганнарыбызга карата аеруча игътибарлы булыйк. Аларны кирәкле азык-төлек, дарулар белән тәэмин итү турында кайгыртыйк, җылы сүзебезне кызганмыйк.  

Яшьләргә мөрәҗәгать итеп, аларның да бу чорда өйдә калуларын сорыйм. Урамнан куркыныч вирусны өйгә алып кайту ихтималы барлыгын онытмагыз, әби-бабайларыгыз турында уйлагыз. 

Хөрмәтле райондашларыбыз! Бу көннәрдә мин сезнең һәркайсыгызны тәртипле булырга, үз-үзеңне изоляцияләү режимы кысаларында куелган таләпләрне төгәл үтәргә чакырам. Үзегезнең, якыннарыгызның сәламәтлеге хакына өйдә калуны сайлагыз. Бу чор безнең бердәмлекне дә, җаваплылыкны да сыный. Өлкәннәр, бу хакта балаларга аңлатыгыз. Балалар, ә сез өлкәннәрне бу хакта кисәтегез! Әнә шулай бердәм булып, үзебезне, якыннарыбызны, тирә-юньдәгеләрне саклыйк. Бу чараларның вакытлыча гына булуын онытмыйк, – дигән юллар бар анда.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев