Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Район башлыгы әгерҗелеләргә рәхмәт җиткерде

Җитәкчеләрнең эшлекле киңәшмәсендә район башлыгы Валерий Макаров РФ Дәүләт Думасына VII чакырылыш депутатларын сайлауда актив катнашканнары өчен әгерҗелеләргә олы рәхмәтен белдерде. - Иң сөенечлесе шул: районыбыз сайлаучылары, илебездәге сәяси вакыйгаларга битараф булмауларын күрсәтеп, сайлау участокларына актив булып килделәр. Сайларга хокукы булган халыкның 98,5 процентының гражданлык бурычын үтәве шул хакта сөйли....

Җитәкчеләрнең эшлекле киңәшмәсендә район башлыгы Валерий Макаров РФ Дәүләт Думасына VII чакырылыш депутатларын сайлауда актив катнашканнары өчен әгерҗелеләргә олы рәхмәтен белдерде.

- Иң сөенечлесе шул: районыбыз сайлаучылары, илебездәге сәяси вакыйгаларга битараф булмауларын күрсәтеп, сайлау участокларына актив булып килделәр. Сайларга хокукы булган халыкның 98,5 процентының гражданлык бурычын үтәве шул хакта сөйли.

Сайлаулар барышында бер генә закон бозу очрагы да теркәлмәде. Болар барысы да - сайлау дигән мөһим кампаниягә әзерләнү һәм аны оешкан төстә уздыруга зур хезмәт куйган территориаль һәм участок сайлау комиссияләре рәисләре һәм әгъзаларының, сайлау белән бәйле аңлату эшләре алып барган активистларның, оешма һәм предприятие җитәкчеләренең, сайлауларда хокук тәртибен саклаган полиция хезмәткәрләренең, кыскасы, бердәм зур командабызның уртак тырышлыгы нәтиҗәсе. Алга таба да шулай бердәм эшләрбез дип ышанам, - диде Валерий Макаров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев