Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Район башлыгының эшен Президент та уңай бәяли

Әгерҗе район Советының беренче оештыру сессиясендә депутатлар бертавыштан район башлыгы итеп Валерий Макаровны сайладылар. Сессия Татарстан Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин чыгышы белән башланып китте. - Иң беренче чиратта сайлауларда актив катнашканыгыз өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән Әгерҗе районы халкына олы рәхмәт сүзләре җиткерәм. Сайлауларга бердәм булып баруыгыз, Илбашына...

Әгерҗе район Советының беренче оештыру сессиясендә депутатлар бертавыштан район башлыгы итеп Валерий Макаровны сайладылар.
Сессия Татарстан Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин чыгышы белән башланып китте.
- Иң беренче чиратта сайлауларда актив катнашканыгыз өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән Әгерҗе районы халкына олы рәхмәт сүзләре җиткерәм. Сайлауларга бердәм булып баруыгыз, Илбашына зур ышаныч күрсәтүегез республикабыз киләчәгенә битараф булмавыгызны дәлилли.
Райондагы матур үзгәрешләр игътибарга һәм рәхмәт сүзләренә лаек. Сезнең районның киләчәге бар. "Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге һәм җирле үзидарә органнары Советы депутатлары арасында яшьләрнең дә булуы нәкъ менә шул хакта сөйли.
Ә бүгенге сессиядә сезнең алда район башлыгын сайлау бурычы тора. Районыгызның киләчәктәге үсеше әлеге җаваплы постка кемне сайлавыгызга турыдан-туры бәйле.
Моңа кадәр өч ел дәвамында район белән җитәкчелек иткән Валерий Макаров үзен халык мәнфәгатьләре сагында торучы, шәһәр, авыллар үсеше өчен бөтен йөрәге белән кайгыртучы итеп танытты. Республика программалары сезнең районда да уңышлы тормышка ашырылып килә. Тик Валерий Владимирович программалар белән генә чикләнеп калмый, халык яшәешен тагын да яхшыртуның башка юлларын эзли һәм таба да. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та аның эшчәнлеген уңай бәяли, - дип сөйләде Альберт Хәбибуллин.
Аннан соңгы чыгышларда да әлеге җаваплы постка Валерий Макаров кандидатурасын тәкъдим итүгә кагылышлы фикерләр яңгырады. Ачык тавыш бирү юлы белән депутатлар бертавыштан район башлыгы итеп Валерий Макаровны сайладылар.
- Миңа ышаныч күрсәтүегез өчен бик зур рәхмәт. Өч ел эчендә районда башкарылган эшләр - сезнең күз алдында. Бу - кулга-кул тотынып эшләүче бердәм команданың уртак тырышлыгы нәтиҗәсе. Алдагы биш елда да халык өчен шулай ачык булып калырбыз дип ышандырам. Безнең алда бик күп бурычлар тора. Киләчәктә халыкның тормыш-көнкүрешен тагын да яхшыртуга тәгаенләнгән мәсьәләләрне чишү белән бергә актив яшьләргә, эшмәкәрлекне үстерүгә зур игътибар юнәлдерергә вәгъдә бирәм. Миңа күрсәтелгән ышанычны аклар өчен кулдан килгәннең барысын да эшләрмен, - диде җавап сүзендә Валерий Макаров.
Аннан район башлыгы үзенең урынбасары постына моңа кадәр дә әлеге вазифада булган Ришат Нурисламовны тәкъдим итте.
- Үз-үзенә һәм башкаларга бик тә таләпчән булучы, үз эшен "биш бармагы" кебек яхшы белүче Ришат Тимеровичка хөрмәтем бик зур, - диде ул. Депутатлар Ришат Нурисламовның кандидатурасын да бертавыштан кабул иттеләр.
Сессиядә Әгерҗе районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына бәйге игълан ителде.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев