Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Районда баш дәүләт инженер-инспекторы билгеләнде

    ГЫЙМАЗОВ Камил Вәгыйзь улы ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әгерҗе районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы - бүлек начальнигы итеп билгеләнде. К.Гыймазов 1967 елда Тирсәдә туган. 1992 елда Казан авыл хуҗалыгы институтының механизация факультетын тәмамлаган. Белгечлеге - инженер-механик. Хезмәт юлын XXII партсъезд исемендәге колхозда механик буларак башлаган. 1994-1999 елларда "Ватан" колхозында...

    ГЫЙМАЗОВ Камил Вәгыйзь улы ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әгерҗе районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы - бүлек начальнигы итеп билгеләнде.

    К.Гыймазов 1967 елда Тирсәдә туган. 1992 елда Казан авыл хуҗалыгы институтының механизация факультетын тәмамлаган. Белгечлеге - инженер-механик.

    Хезмәт юлын XXII партсъезд исемендәге колхозда механик буларак башлаган.

    1994-1999 елларда "Ватан" колхозында - баш инженер, аннан шушы ук колхозда рәис вазифасын башкарган.

    2002-2010 елларда "Агрызсельснаб" җәмгыятендә директор урынбасары була. Ә 2010 елдан - шәхси эшмәкәр.

    Камил Гыймазов өйләнгән. Җәмәгате Фирая белән ул һәм кыз тәрбияләп үстергәннәр.

    Ххх

    Моңа кадәр районда баш дәүләт инженер-инспектор вазифасын башкарган Марат Әхмәтшин Чаллыда һәм Тукай районында шушы ук бүлектә җитәкче булып эшләвен дәвам итә.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: