Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Районда кадрлар үзгәреше булды

Яңа авыл башлыгы билгеләнде

Шаршады авыл җирлеге Советының чираттан тыш утырышы уздырылды. 

Моңа кадәр авыл җирлеге белән җитәкчелек иткән Вәсил Баһаутдинов, лаеклы ялга китү сәбәпле, депутатларга үз вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату үтенече белән чыкты. Аның үтенече канәгатьләндерелде. Депутатлар тавыш бирү юлы белән яңа башлык сайладылар. Ул – Шаршады авыл җирлегенең 4нче сайлау округы депутаты Сергей Леонидович Залетов. Ул 1979 елда туган. Моңа кадәр “Брус“ ширкәтендә хезмәт куйган. 

Район башлыгы Азат Вәлиев 25 елдан артык Шаршады авыл җирлеге белән җитәкчелек иткән Вәсил Харрас улына олы рәхмәтен белдерде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев