Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Районда республика программасы буенча төзелгән икенче табиблык амбулаториясе һәм уникенче ФАП ачылды

Яңа медицина учреждениеләрендә эш шартлары яхшырак булачак

Район һәм авыл җитәкчеләре, район үзәк хастаханәсе табиблары катнашында Исәнбайда – табиблык амбулаториясе, Салагышта фельдшерлык-акушерлык пунктлары ачу тантанасы булды. 

Моңа кадәр Исәнбайдагы амбулатория балалар бакчасы белән бер бинага урнашкан иде. Бакчаны мәктәпкә күчерү иҗтыяҗы туганнан соң, амбулатория өчен ике катлы бина тоту отышлы түгел дип табылды. Шунлыктан җитәкчеләр биредә республика программасы буенча амбулатория төзү турындагы фикергә килделәр. 
Модульле амбулаторияне ачу тантанасында медицина хезмәткәрләренең, авыл халкының шатлыгын уртаклашкан район башлыгы Азат Вәлиев республикада сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, спортны үстерүгә тәгаенләгән программаларның уңышлы эшләвен билгеләп үтте. Исәнбай, Бима, Пеләмеш авылларында яшәүче 1438 кешегә хезмәт күрсәтүче ак халатлы шәфкать ияләренә җаваплы эшләрендә уңышлар теләде. Баш табиб Эдуард Овчинников та “Сәламәтлек“ программасы гамәлгә кергәннән соң районда ике амбулатория, 12 фельдшерлык-акушерлык пункты төзелүен хәбәр итте. Быел Көчек, киләсе елга Яңавылда да модульле медицина учреждениеләре сафка басачагын әйтте. 

–    Безнең хезмәткәрләр һәм авылдашлар өчен соңгы 20 елда бу өченче медицина учреждениесе инде. Нинди генә авыр, катлаулы шартларда эшләргә туры килсә дә, сынатмадык.  Барлык таләпләргә туры килә торган яңа амбулаториядә оста, тәҗрибәле хезмәттәшләрем белән сөенеп эшләргә язсын дип телим. Җылы, якты, уңайлыклар тудырылган амбулатория төзеткәннәре өчен без республика, район һәм авыл җитәкчеләренә олы рәхмәтле, – диде Исәнбайда күп еллар гомумпрактика табибы вазифаларын башкаручы Әлфия Бәхтиева. 

Ал тасманы кискәннән соң җитәкчеләр эчкә уздылар. Биредә кабул итү, көндезге дәвалану палатасы, смотровой, прививка ясау кабинетлары бар. Җиһазлары өр-яңа. Су, газ кергән.

–    Без яңа бинаның авылдашларга беренче ярдәм күрсәтүнең сыйфатын арттырырга этәргеч ясаячагына, медицина хезмәткәрләренең эш шартларын яхшыртырга мөмкинлек тудырачагына ышанабыз, – диде авыл җирлеге башлыгы Фәнил Сираев йомгаклау сүзендә. 

Салагышта фельдшерлык-акушерлык пункты ачылу тантанасы башланганчы биредә 35 ел халыкка медицина хезмәте күрсәткән Флүрә апа Хуҗина хатирәләре белән уртаклашты. 

–    Без эшләгән заманда 700 кешенең сәламәтлек сагында тордык. Эш шартлары хәзерге белән чагыштырырлык түгел иде. Әмма зарланмадык, көн-төнгә карамый ярдәмгә ашыктык, – диде ул. 

Фельдшер Елизавета Попова, шәфкать туташлары Галия Вахитова, Венера Зайцева белән эшләгән вакытларын сагынып искә алуын да әйтте ул. 
Ветеран медицина хезмәткәре моңа кадәр Салагыш ФАПы белән җитәкчелек иткән Гөлнур Шәйхетдинова декрет ялына киткәннән соң биредә даими фельдшер булмавына борчылуын да белдерде. 

–    Красный бор участок хастаханәсеннән шәфкать ияләре киләләр. Рәхмәт аларга! Әмма үзебездә даими эшләүче фельдшер булуын бик телибез, – дип салагышлыларның уртак теләген дә җиткерде. 

Эдуард Овчинников тиздән бу проблема хәл ителәчәген әйтте. Ул шулай ук Салагыш авыл җирлегенә керүче Ямурзада әле бер ай элек кенә ФАП белән җитәкчелек итә башлаган яшь белгеч Дияз Әхмәтҗанов белән таныштырды. Дияз Ямурзада туып-үскән. 9 сыйныфтан соң Алабуга медицина көллиятендә белем алган. Дипломлы егет туган авылына эшкә кайткан. 

–    Әлегә эшкә өйрәнеп кенә киләм. Уразай фельдшеры Алмазия апа Шакирова, Красный бор участок хастаханәсе баш табибы Владимир Кибатов белән һәрчак киңәшләшәм, – ди Дияз. 

Эдуард Вильевич, сәламәтлек сагында торучы яшь белгечкә эшендә уңышлар теләп, тонометр бүләк итте. Бәйрәм тантанасындагы тагын бер күңелле мизгел ул Тугызбуй зонасыннан алып, Кырындыга кадәр хезмәт күрсәтүче Красный бор ашыгыч ярдәм бүлекчәсенә заман таләпләренә җавап бирүче машина ачкычын тапшырды. “Б“ классына караган ашыгыч ярдәм машинасында беренче ярдәм күрсәтү, пациентларның хәленә мониторинг ясау һәм хастаханәгә кадәрге этапта интенсив терапия үткәрү өчен кирәкле барлык җиһазлар да урнаштырылган. 

–    Красный бор хастаханәсе шәфкать ияләре безнең җирлектәге авыруларга да хезмәт күрсәтәләр. Без аларга һәм авылыбызда республика программасы буенча ФАП  төзеткәннәре өчен район һәм хастаханә җитәкчелегенә бик рәхмәтле, – диде авыл җирлеге башлыгы Мансур Мөхәммәдиев. 

Ике авылда да мәдәният хезмәткәрләре, үзешчәннәр матур чыгышлары белән бәйрәмгә тагын да ямь өстәделәр. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев