Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Райондашларга сөтне эшкәртеп сатарга киңәш итәләр

Авыл халкы өчен сөтне каймак, май, эремчек итеп эшкәртеп сату күпкә отышлырак бүген. Чөнки сөтнең бәясе бик түбән, әле якын арада гына уңай якка үзгәрешләр дә көтелми. Авылларда эш булмау сәбәпле, соңгы елларда күп кенә шәхси хуҗалыклар мал асрап, төп керемне сөт йә иттән ала башлаганнар иде. Әмма сөткә бәянең...

Авыл халкы өчен сөтне каймак, май, эремчек итеп эшкәртеп сату күпкә отышлырак бүген. Чөнки сөтнең бәясе бик түбән, әле якын арада гына уңай якка үзгәрешләр дә көтелми.

Авылларда эш булмау сәбәпле, соңгы елларда күп кенә шәхси хуҗалыклар мал асрап, төп керемне сөт йә иттән ала башлаганнар иде. Әмма сөткә бәянең төшүе күпләрне борчуга салды. Бигрәк тә сөтләрен җыючыларга тапшыручылар аптырашта. Бу көннәрдә авылларда узучы җыеннарда да халык сөт бәясенә карата сорауны еш күтәрә.

  • Февраль аенда Хөкүмәт сыер һәм кәҗә асраучы шәхси хуҗалыкларга субсидия бирәчәк. Тик без моның белән генә тынычланмаска киңәш итәбез. Киләчәктә сөтне эшкәртеп сату шәхси хуҗалыклар өчен күпкә отышлырак булачак. Шуңа шәхси хуҗалык башлыкларына нәкъ менә шушы хакта уйланырга кирәк, - ди район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин.

"АВЫЛДАШ"НЫ КҮПЛӘР БЕЛӘ

Сөтне эшкәртеп сату күләме буенча әлегә Тирсәдән "Авылдаш" крестьян-фермерлык хуҗалыгына тиңнәр юктыр, мөгаен. Аның башлыгы Равил Харисов үз эшен 2009 елда халыктан сөт җыеп шуннан ризыклар ясаудан башлаган иде. Аннан колхозда тулай торак буларак файдланылган бинаны ремонтлап сөт эшкәртү цехы ачты. Әлеге цех аша көн саен 1,8 тонна сөт уза бүген. Биредә хезмәт куючылар сөттән нинди генә ризыклар ясамыйлар: каймак, эремчек, корт, катык, атланмай, акмай, йомшак, сулугуни сырлары дисеңме...Үз продукцияләрен Казан, Уфа, Чаллы, Алабуга, Яшел Үзән кебек шәһәрләрдә саталар Харисовлар. Аларның Әгерҗедәге "Авылдаш" кибетен дә күпләр үз итеп өлгерде.

СӨТ САТУЧЫЛАР - ИТ ПАВИЛЬОНЫНДА

Башка райондашларыбыз арасында да сөтне эшкәртеп сату белән шөгыльләнү буенча бай тәҗрибә туплаучылар бар. Әйтик, Көчек авылыннан унлап гаилә дистә еллар Ижау базарларына йөри.

  • Без инде күп еллар Ижауның Печән базарына йөрибез. Нигездә, каймак, эремчек, ак май алып барабыз. Юл йөрүе бер дә рәхәт түгел. Әмма күнектек инде, яшәргә кирәк бит. Соңгы вакытларда базарда сөт ризыкларын сатуга таләпләр бик нык катгыйлануы да бераз уңайсызлыклар тудыра, - ди шушы авылдан Лилия Таҗиева.

Таләпләр катгыйлану дигәннән, Әгерҗенең үзәк базары янындагы ит павильонының бер өлешен сөт ризыклары сату белән шөгыльләнүчеләргә бирүнең төп сәбәбе дә нәкъ менә шушы.

  • Олы базар Удмуртия территориясендә урнашканлыктан, сатучыларга әлеге республика куйган таләпләрне үтәргә туры килә иде. Соңгы вакытларда сөт сатучыларга таләпләр аеруча катыланды. Шуңа күрә аларны үзебезнең территориядә урнашкан павильонга күчерергә туры килде, - ди Дилүс Гатауллин.
  • Сыерлар ташлану сәбәпле, мин берара сөт ризыклары сатарга йөрми торган идем. Бер сыерыбыз бозаулагач янә барырга булдым. Элек олы базарда сөтне тышкы якта сата идек бит. Хәзер ит павильонына күчергәннәр. Моның уңайлы ягы да бар, әлбәттә. Чөнки биредә җылы, шартлар тудырылган. Әмма сатып алучылар азрак. Чөнки халык монда сатканыбызны белми, күрәсең. Безне борчыган тагын бер проблема бар: хәзер күпчелек сыер ташланган, шуңа базарга сөт ризыклары сатарга йөрүчеләр дә аз. Ә менә сатучылар күбәйсә, биредә урын җитмәячәк. Ул чакта без кайда сәүдә итәрбез икән? - дип борчыла Яңавылдан Алсу Уразманова. Сүз уңаеннан: аның да базарга сөт ризыклары сатарга йөрүенә ун елдан артык икән инде. Авылдан машина яллап йөрибез, ди Алсу ханым.

Ә менә Биектаудан Гөлчәчәк Вахитованың базарга йөрү ихтыяҗы юк, чөнки алар гаиләсе сатып алучылары белән турыдан-туры эшли. Ягъни алар сөт ризыкларын сатып алучыларның йортларына ук илтеп бирәләр.

  • Баштарак без дә базарга йөрдек. Аннан даими сатып алучыларыбыз барлыкка килде. Тора-бара әлеге сатып алучыларыбыз белән өйләренә илтү турында килешендек. Аларга да, безгә дә уңайлы хәзер, - ди Гөлчәчәк. - Сөт аз булгач, әлегә үз "ноктларабызга" атнага бер тапкыр гына барабыз. Артык калса, сөт җыючыга тапшырабыз. Тик акчасы бигрәк аз инде: декабрь өчен литрына 15 сумнан гына түләделәр.

Менә шулай көн күрә бүген сөтлебикә хуҗалары.

  • Мәшәкатьле булса да, бүген сөтне эшкәртеп сату отышлырак, - диләр алар.

Әйе, авыл халкы гомер-гомергә акчаны тырыш хезмәт белән тапты. Заманалар үзгәрсә дә, бу хакыйкать һаман да үзгәрешсез кала, күрәсең.

Ххх

Сөт һәм сөт ризыклары сатучылар саны арткан очракта ял көннәрендә кечкенә базарда, Әгерҗенең аскы өлешендә сәүдә итү уңайлыгы тудыру мөмкинлеге дә бар, ди Дилүс Гатауллин.

Ә бу атнада сөт ризыкларын ярминкәдә дә сата алачаксыз. Чөнки 18 февральдә иртәнге сәгатьләрдә үк Әгерҗенең Үзәк мәйданында Май чабу бәйрәменә багышланган ярминкә гөрли. Кышкы ярминкәгә рәхим итегез!

Дания АБЗАЛИЕВА.

А.Корбангалиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев