Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Ремонт нәтиҗәләре канәгатьләнерлек

Быел капиталь ремонт уздырылган мәктәпләр арасыннан иң яхшысын сайлап алу максатыннан ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы смотр-бәйге игълан итте. Бәйге кысасында узган атнада районыбызның капиталь ремонт уздырылган алты мәктәбендә егермегә якын кешелек комиссия булып, төзүчеләрнең эшенә бәя бирде. Тагын бер кат исегезгә төшерәбез: быел республика программасы кысасында 2, 4нче шәһәр,...

Быел капиталь ремонт уздырылган мәктәпләр арасыннан иң яхшысын сайлап алу максатыннан ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы смотр-бәйге игълан итте. Бәйге кысасында узган атнада районыбызның капиталь ремонт уздырылган алты мәктәбендә егермегә якын кешелек комиссия булып, төзүчеләрнең эшенә бәя бирде.
Тагын бер кат исегезгә төшерәбез: быел республика программасы кысасында 2, 4нче шәһәр, Көчек, Салагыш, Красный бор мәктәпләрендә, коррекцион мәктәп-интернатта капиталь ремонт эшләре уздырылды. Аларда ремонт эшләрен башкарган "Агрызтрансстрой"(җитәкчесе - Рамил Мифтахов), "СтройГрад" (Илнур Мифтахиев), "МирСтрой" (Али Ибраһимов) оешмалары вәкилләре бу көнне республиканың Фән һәм мәгариф, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыклары, баш инвестицион-төзелеш идарәсе һәм комиссиянең башка вәкилләре алдында "имтихан тоттылар". Һәм, әйтергә кирәк, имтиханны уңышлы гына уза алдылар. Комиссия вәкилләре алты мәктәптә булып, төзүчеләр эшләгәннәрне үз күзләре белән күргәннән соң, республика тарафыннан бүленгән акчаларның тиешле максатларда файдалануын билгеләп үттеләр. "Мәктәпләрдә капиталь ремонт эшләренең вакытында башкарылып, һәр мәктәпнең уку елын әзерлекле башлавында район җитәкчелегенең, бигрәк тә район башлыгы Валерий Макаровның тырышлыгы зур булды. Район җитәкчесе төзүчеләрнең эшен һәр көнне тикшереп, ныклы контролендә тотты", - ди район мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина.
Инде бәйге нәтиҗәләре буенча районыбыз мәктәпләренең призлы исемлеккә эләгүләрен телисе генә кала. Чөнки җиңүчеләрне саллы бүләкләр көтә: I урын алучы мәктәп 500, II урынга чыгучы 400, III урынга лаек булучы 300 мең, аерым номинацияләрдә җиңү яулаган ике мәктәп 200әр мең сумлык җиһаз белән бүләкләнәчәк һәм министрлыкның грамоталарына лаек булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев