Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Республика көнен – яңа паркта

Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән 2015 ел Татарстанда Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде. Аның кысаларында халыкка ял итү яшел зоналарны үзгәртеп кору буенча моңа кадәр күрелмәгән гаҗәеп зур эшләр башкарылачак. Республика Президенты парк һәм скверларны үзгәртеп кору кешеләрне дә яңача ял итәргә өйрәтәчәк дигән фикердә. Бу ял зоналарында һәр...

Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән 2015 ел Татарстанда Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде. Аның кысаларында халыкка ял итү яшел зоналарны үзгәртеп кору буенча моңа кадәр күрелмәгән гаҗәеп зур эшләр башкарылачак.
Республика Президенты парк һәм скверларны үзгәртеп кору кешеләрне дә яңача ял итәргә өйрәтәчәк дигән фикердә. Бу ял зоналарында һәр кеше үз күңеленә хуш килердәй шөгыль таба алсын өчен шартлар тудыру аеруча мөһим. Табигать кочагындагы ял белән шәһәр тормышының уңайлы атрибутларын берләштергәч, яшел зоналар җәмәгать тормышының яңа учагы булачак.
Март аенда Рөстәм Миңнехановка башкалабыздагы парк зоналарын төзекләндерү проектларын тәкъдим иттеләр. Президент аларны хуплады. Ләкин яшел ял зоналарын үзгәртеп коруга керешкәнче халык белән дә фикер алышырга чакырды. Фикер алышулар кызганнан-кыза.
Әгерҗе шәһәрендә яңа парк төзү өчен республика казнасыннан 9 миллион 442 мең сум акча бүленгәнлеге, әлеге ял зонасының шәһәребез үзәгендә сәнгать мәктәбе янәшәсендәге мәйданда булачагын хәбәр иткән идек инде. Бу шатлыклы хәбәрне ишеткән әгерҗелеләр хәзер яңа паркның тизрәк ачылуын түземсезлек белән көтәләр.
- Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башланган программаларның кайсын гына алсаң да, барысы да халык өчен юнәлтелгән дип сөенәм. Әгерҗедә мондый зур суммага шундый парк кайчан төзелер иде әле? Хәзер район җитәкчелегенең төп бурычы - төрле яшьтәге кешеләр өчен уңайлы, һәркемне үзенә тартып торырдай паркны тизрәк сафка бастыру. Паркны зур калалардагы кебек бик матур итеп күз алдыма китерәм һәм аның ачылуын балаларым Вика һәм Настя белән бик зарыгып көтәбез, чөнки без төзеләчәк парк белән янәшә йортта гына яшибез, - ди Ирина Павлова.
- Урынын бик дөрес сайлаганнар. Бу тирәдә бик күп яңа йортлар калкып чыкты. Аларда балалы яшь гаиләләр дә, ветераннар да яши. Балалар бакчасы да янәшәдә генә. Кул сузымы гына җирдә яшел ял паркы булу бик шәп бит инде ул, - дип әңгәмәгә кушыла Айгөл Ямиева.
Али Ибраһимов җитәкчелегендәге "МирСтрой" ширкәте төзүчеләре парк төзү эшен башлап җибәрделәр инде.
- Ял паркын 30 август - Республика көнендә тантаналы төстә ачу өчен барысын да эшләячәкбез, - ди Али Ибраһимов.
- Монда балалар өчен уңайлы атынгычлар, эскәмияләр булачак. Кичләрен матур фонарьлар яктыртып торачак. Брусчатка җәелгән юлларның ике ягына нарат, зәңгәр чыршы, туя, миләш агачлары утыртылачак. Чәчәк клумбалары да тирә-юньгә ямь биреп торыр. Эссе көннәрдә агачлар ышыгында рәхәтләнеп ял итү, дуслар белән әңгәмә корып утыру өчен бик уңайлы булыр дип уйлыйм. Алдан ук әйтеп куям: шушы матурлыкны әгерҗелеләр күз карасы кебек сакласыннар иде. Республика җитәкчелеге Әгерҗе халкы турында кайгыртып, шундый заманча ял паркы булдыруга миллионнарны жәлләмәде һәм без моның кадерен белергә тиеш, - ди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илшат Шәмсетдинов.
Без газета укучыларыбызга сайт аша "Сез Әгерҗедәге ял паркына нинди исем кушар идегез?" дигән сорау белән мөрәҗәгать иткән идек. Берәүләр "Ике аккош", икенчеләр "Җәннәт бакчасы" дигән исемне сайлады. Хәтта "Макаров паркы" (район башлыгы - авт.) дигән исем кушарга тәкъдим итүчеләр дә булды. Район җитәкчелеге, яңа паркка күпчелек халык фикерен искә алып, "ЯШЬЛЕК" исемен кушарга булды. "Яшьлек", Парклар һәм скверлар елының иң матур истәлеге булып, Әгерҗе халкына әле озак еллар хезмәт итәр.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев