Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Резидә Закирова - республикада да тирән ихтирам яулаган шәхес

район Советы аппараты җитәкчесе вазифасыннан китте

Оешма-предприятие җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында узган эшлекле чәршәмбе киңәшмәсендә район башлыгы Азат Вәлиев, лаеклы ялга китү сәбәпле, ун ел район Советы аппаратын җитәкләгән Резидә Закированың үз вазифасыннан китәргә теләк белдерүе хакында хәбәр итте.

–    Кайда гына эшләсә дә, Резидә Әмировна үзен абруйлы җитәкче итеп таныта белде. Соңгы вазифасында күп кенә юнәлешләрне күз уңында тотып эшләргә туры килсә дә, аңа  үзенә һәм башкаларга хас булган таләпчәнлек, җаваплылык, оештыра белү кебек сыйфатлар һәр эшне югары дәрәҗәдә башкарып чыгарга мөмкинлек бирде. Ул – лаеклы хезмәте белән районда гына түгел, республикада да тирән ихтирам яулаган шәхес. Намуслы хезмәтегез өчен олы рәхмәтебезне кабул итеп алыгыз, – диде Азат Рөстәм улы һәм Мактау грамотасы тапшырды. 

Әлеге бүләкне тапшырганда залның аягүрә басып алкышлавы җитәкчегә карата тирән хөрмәт хисләре һәм зур рәхмәт сүзләре буларак кабул ителде. Сүз уңаеннан: Резидә Әмировна нәтиҗәле эшчәнлеге өчен берничә тапкыр республика дәрәҗәсендәге бүләкләргә дә лаек булды. Быел февраль аенда узган район Советының IV утырышында ул ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан Рәхмәт хаты кабул итеп алган иде.  


Әгерҗедә туып-үскән Резидә Әмир кызының бөтен гомере туган районына хезмәт итүгә багышланган. 76нчы урта мәктәпне, аннан удмурт дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлаганнан соң 1976 елда хезмәт юлын китапханәче буларак башлый ул. Аннан үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры урынбасары итеп билгеләнә. Уналты елдан артык әлеге системада директор вазифасын башкара. 

2002 елдан хезмәт эшчәнлеге район хакимияте белән бәйле. 2011 елның апреленнән бирле район Советы аппаратын җитәкләде. 

–    Ун ел эшләү дәверендә төрле вакытлар булгандыр. Әмма мин бервакытта да шәхси ихтыяҗларны күз уңында тотмадым. Бөтен эшчәнлегем туган шәһәрем, районыбыз хакына булды. Бу авыр да, җаваплы да хезмәтне ялгыз гына башкару мөмкин түгел. Шуңа күрә бердәм эшчәнлегебез өчен һәрбарчагызга да тирән рәхмәтемне белдерәм, – диде җавап чыгышында Резидә Әмир кызы.          

Район башкарма комитеты җитәкчесе Артур Акбашев, Кичкетаң авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт Нуриев та район хакына булган бердәм хезмәтләре өчен олы рәхмәтләрен җиткерделәр.

–    Без Сезнең белән саубуллашмыйбыз. Алга таба да Әгерҗе районы, аның халкы мәнфәгатьләре сагында торучы шәхесләр командасында остаз булып калырсыз дип ышанабыз, – дип йомгаклады Азат Вәлиев.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев