Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • РФ Дәүләт Думасы депутаты Әгерҗе районына эшлекле сәфәр белән килде

    19 июль. РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина Әгерҗе районына эшлекле сәфәр белән килде. Әлфия Когогина Әгерҗе районына сәфәрен "Тирсә" бүлекчәсе басуына комбайнчылар парадына җыелган авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре белән очрашудан башлады. Аны район башлыгы Валерий Макаров озатып йөрде. - Табыннарыбыз муллыгы турыдан-туры сезнең хезмәткә бәйләнгән. Авыл яшәсә генә ил яши....

    19 июль. РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина Әгерҗе районына эшлекле сәфәр белән килде.
    Әлфия Когогина Әгерҗе районына сәфәрен "Тирсә" бүлекчәсе басуына комбайнчылар парадына җыелган авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре белән очрашудан башлады. Аны район башлыгы Валерий Макаров озатып йөрде.
    - Табыннарыбыз муллыгы турыдан-туры сезнең хезмәткә бәйләнгән. Авыл яшәсә генә ил яши. Татарстаныбызда авыл хуҗалыгын, шәхси хуҗалыкларны үстерүгә ярдәм итә торган программалар, дәүләт ярдәме авылны яшәтүгә, аның якты киләчәгенә юнәлтелгән. Ил җитәкчелеге авылда шәхси хуҗалыкны үстерүне мөһим социаль бурыч итеп куя икән, димәк, авыл яшәячәк. Быелгы урып-җыю кампаниясендә дә сезнең сынатмаячагызга ышанам, - дип игенчеләребезгә уңышлар теләде Дума депутаты.
    ЛАГЕРЬГА РЕМОНТ КИРӘК
    Аннан ул Красный борга юл тотты. Биредә Әлфия Когогина "Алмалы" сәламәтләндерү лагеренда ял итү белән бергә тренерлары җитәкчелегендә тренировкалар уздыручы яшь хоккейчылар белән очрашты. Депутат килгәндә малайлар ачык һавада янып-пешеп күнегүләр ясыйлар иде. Республика күләмендәге ярышлардан призлы урыннар алып кайтучы яшь спортчылар депутатка бертавыштан лагерь тормышының бик тә ошавын әйтсәләр дә, Әлфия Когогина моннан 30 ел элек төзелгән бинадагы лагерьның тышкы ягын күрү белән:
    - Хоккейга чын күңелдән гашыйк мондый балаларыгыз булганда бу лагерьны кичекмәстән Татарстандагы лагерьларны капиталь ремонт программасына кертү өчен тырышырга кирәк, - дигән ныклы сүзен әйтте.
    Лагерьның эчке ягына үткәч тә ул бу фикерен кат-кат кабатлады.
    ИСЕРЕК ӘНИЛӘРНЕ АЙНЫТАСЫ ИДЕ
    Ә менә "Наз" приюты территориясенә аяк басу белән депутатның йөзе яктырып китте. Ишегалдыннан ук әкият дөньясын хәтерләтүче приют балкып, һәркемне җәлеп итеп тора. Приютның икенче каты заманча капиталь ремонт ясалганнан соң аеруча матураеп, яктырып киткән. Вакытлыча әти-әнисеннән аерылып яшәүче бу сабыйларга бөтен уңай шартлар тудырылган приют белән танышып йөргәндә Әлфия Когогина биредәге хезмәткәрләрнең эшчәнлегенә югары бәя бирде, рәхмәт белдерде.
    - Биредә сабыйлар өчен барысын да эшләргә тырышсак та, алар барыбер үз әниләрен сагыналар. Менә шул нарасыйларын аракыга алыштырган аналарны мәҗбүри дәвалау турында депутатлар закон кабул итсеннәр иде, - дигән теләген җиткерде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова.
    Дума депутатын тернәкләндерү үзәгендә дә өлкәннәр елмаеп каршы алдылар.
    - Елга икешәр тапкыр килеп рәхәтләнеп ял итеп китәбез. Җан рәхәте биредә. Бик күп кул эшләренә дә өйрәтәләр. Әнә, хәзер Алабуга өлкәннәре дә безнең үзәкне үз иттеләр, бик еш киләләр бирегә, - ди Земфирә ханым Галләмова.
    Депутат Красный бор участок хастаханәсе эшчәнлеге белән дә танышып чыкты. Баш табиб Владимир Кибатов ашыгыч ярдәм машинасын яңартырга кирәклегенә басым ясады. Әлфия Когогина "Земский доктор" програмамсы буенча бу авылга яшь табибларны җәлеп итү мәсьәләсе белән дә кызыксынды. Ни кызганыч, әлеге федераль программа буенча Красный борга эшкә кайту өчен миллион сум да кызыксындырмаган яшь докторларны.
    - Аларны иң беренче торак мәсьәләсе кызыксындыра. Ә ул бездә юк, - диде Владимир Кибатов.
    Дума депутаты Красный бордагы әлеге социаль объектлар эшчәнлегенә уңай бәя бирде. Ул:
    - Сездә гаҗәеп матур табигать, җәннәт үзе икән. Балалар өчен приют, өлкәннәргә тернәкләндерү үзәген биредә ачып бик дөрес эшләгәнсез, - диде соклануын белдереп.
    Рәмзия ЗАРИПОВА.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: