Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Рус телен үстерү – көн таләбе

Район Советы сессиясенең беренче көн тәртибенә "2012-2015 елларда Әгерҗе районында рус теле" максатчан программасы турындагы мәсьәлә кертелгән иде. Бу турыда район мәгариф идарәсе начальнигы Тамара Николаева чыгыш ясады. Бүген замана баласына мәктәп эскәмиясеннән туган тел, рус теле һәм бер чит телне камил өйрәтеп чыгару төп бурыч булып тора. Сер түгел,...

Район Советы сессиясенең беренче көн тәртибенә "2012-2015 елларда Әгерҗе районында рус теле" максатчан программасы турындагы мәсьәлә кертелгән иде. Бу турыда район мәгариф идарәсе начальнигы Тамара Николаева чыгыш ясады.
Бүген замана баласына мәктәп эскәмиясеннән туган тел, рус теле һәм бер чит телне камил өйрәтеп чыгару төп бурыч булып тора. Сер түгел, Татарстанда ике тел дә дәүләт теле булып саналса да, кая гына барып чыксаң да иң әүвәл рус телен яхшы белү кирәклеген аңлыйсың. Юкка гына рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы бирү мәҗбүри итеп куелмады. Бу - заман таләбе. Шуңа күрә районыбыз мәктәпләрендә рус теле һәм әдәбиятын укытуга елдан-ел зуррак игьтибар бирелә. "Моңа кадәр дә районда "2006-2010 елларда Әгерҗе районында рус телен үстерү" программасы эшләде. Аны тормышка ашыру өчен 360 мең сум акча тотылды. Ләкин куелган бурычлар тулысынча үтәлмәде. Рус телен киләчәктә дә үстерү өчен 2012-2015 елларга билгеләнгән программа Россиядә һәм Татарстанда дәүләт теле булып саналган бу телне тагын да тирәнрәк өйрәтүдә мөһим роль уйнаячак", - диде мәгариф идарәсе начальнигы.
Бу фәнне мәктәпләрдә югары белемле 57 мөгаллимә укыта. Алар укучыларга рус теле һәм әдәбиятын укытуда яңа педагогик технологияләрне, милли-төбәк компонентларны практикага кертәләр, авторлык программалары эшлиләр, чыгарылыш сыйныф укучыларын бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләүгә аеруча зур хезмәт куялар. Бигрәк тә укучыларны төрле конкурс, олимпиада, фәнни-практик конференцияләрдә катнаштыруга, эзләнүгә тарту аларның сәләтләрен үстерүдә зур роль уйный. Нәтиҗәдә, соңгы елларда 5 укучы рус теле буенча республика олимпиадаларында призлы урыннар алдылар. Л.Толстой исемендәге фәнни-практик конференциянең республика турында ел саен уннан артык укучының катнашып, призлы урыннар белән кайтулары рус теле укытучыларының нәтиҗәле хезмәте турында сөйли. Быел бердәм дәүләт имтиханында районыбыз укучыларының рус теле буенча республика күрсәткеченнән югарырак, ике укучының 95әр балл җыюлары да бу фәнне укытуга җитди игътибар бирелүе турында сөйли. Әмма шул ук вакытта ике укучының рус теле буенча бердәм дәүләт имтиханын бирә алмыйча, мәктәптән белешмә кәгазь белән генә китүе борчуга сала. Район башлыгы Фәрит Габбасов та бу нисбәттән педагоглар адресына тәнкыйть сүзләре әйтте. "Бердәм дәүләт имтиханы баллары - укытучының хезмәтенә иң гадел бәя ул. Дәрес узсынга түгел, аның югары нәтиҗәлелеге өчен эшләү җитми кайчакта. 11 ел укыган бала мәктәптән аттестатсыз китәргә тиеш түгел. Укытучы шушы максатны куеп белем һәм тәрбия бирергә тиеш ", - диде ул.
"Әгерҗе районында рус теле" программасын кабул итү райондагы төрле милләт балаларына рус телен камил белергә өйрәтүдә, сөйләм телен үстерүдә зур роль уйнаячак. "Ә бу программаны тормышка ашыруда мәгариф хезмәткәрләре белән берлектә яшьләр сәясәте бүлеге, мәдәният хезмәткәрләре һәм матбугат чаралары да катнашканда гына аның тулы үтәлешенә һәм нәтиҗәлелегенә ирешергә була", - диде Тамара Николаева. Аның чыгышы буенча фикер алышуда Красный бор мәктәбе директоры Р.Каюмова катнашты. Ул рус телен укытуда тупланган бай тәҗрибәләре белән уртаклашты.
Сессиядә барлыгы 13 мәсьәлә тикшерелде һәм 12се буенча карарлар кабул ителде. Алар газетабызның алдагы саннарының берсендә басылачак.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев