Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Русларның да үз оешмасы булачак

    Безнең районда да Татарстан Республикасы рус милли-мәдәни берлегенең вәкиллеге булачак. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова җитәкчелегендә узган очрашуда сүз шул хакта барды. "Безнең районда гомер кичерүче халыкларның күпчелеген татар, рус, мари, удмурт милләте вәкилләре тәшкил итә. Татар һәм мари милли-мәдәни оешмаларының районыбыздагы вәкиллекләре берничә ел элек оешып, уңышлы...

    Безнең районда да Татарстан Республикасы рус милли-мәдәни берлегенең вәкиллеге булачак. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова җитәкчелегендә узган очрашуда сүз шул хакта барды.
    "Безнең районда гомер кичерүче халыкларның күпчелеген татар, рус, мари, удмурт милләте вәкилләре тәшкил итә. Татар һәм мари милли-мәдәни оешмаларының районыбыздагы вәкиллекләре берничә ел элек оешып, уңышлы гына эшләп килә. Республикабызның 22 районында рус милли-мәдәни берлегенең дә вәкиллекләре бар. Бүген без шундый вәкиллекне безнең районда да оештыру хакында сөйләшергә җыелдык", - дип башлады сүзне Римма Ринатовна.
    Очрашуда катнашучылар бу фикерне бертавыштан хупладылар. Әйе, рус милләтенең матур традицияләрен, гореф-гадәтләрен торгызырдай оешма бик тә кирәк бүген. "Районда күп еллар Мәдәният сарае каршында эшләп килгән данлыклы рус хорын кабат оештырасы, Рус мәдәнияте көнен уздыруны яңартасы, Май чабу (Масленица) бәйрәмен барлык шартларына туры китереп уздырасы иде"... Әнә шулай, рус милләте белән бәйле бик күп бәйрәмнәр, йолалар искә алынды очрашу барышында. Тик бу эшләрне оештыруда башлап йөрүче булырга тиешлеге көн кебек ачык. Шуңа күрә әлеге вәкиллекнең җитәкчесе дә сайланды бу көнне. Әлеге җаваплы вазифага бертавыштан мәгариф идарәсенең тәрбия эшләре буенча начальник урынбасары Елена ШУШАКОВА билгеләнде. Елена Николаевна һәм аның командасы (фотода) милләттәшләрен "йокыдан уятыр" һәм районыбызда русларның милли-мәдәни томышы тагын да җанланыр дигән өметтә калабыз.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: