Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Салымын түләмәгәннәрнең йокысы качар чак

Район эшмәкәрләренең чираттагы киңәйтелгән утырышында бик күп мөһим мәсьәләләр күтәрелде. Шуларның берсе - салым түләүгә кагылышлы. Вакыт ашыктыра Башка еллардан аермалы буларак, быел транспорт, җир һәм физик затларның милегенә салымны 1 октябрьдән дә соңга калмый түләргә кирәк. Димәк, салымны түләр өчен 20 көнләп кенә вакыт калып бара. - Физик затларның...

Район эшмәкәрләренең чираттагы киңәйтелгән утырышында бик күп мөһим мәсьәләләр күтәрелде. Шуларның берсе - салым түләүгә кагылышлы.
Вакыт ашыктыра
Башка еллардан аермалы буларак, быел транспорт, җир һәм физик затларның милегенә салымны 1 октябрьдән дә соңга калмый түләргә кирәк. Димәк, салымны түләр өчен 20 көнләп кенә вакыт калып бара.
- Физик затларның милкенә салым җыю эше Иж-Бубый һәм Иске Эсләк җирлекләрендә бик сүлпән бара. Аларда җыелырга тиешле салым 15 проценттан да кимрәк тапшырылган, - дип таныштырды ТР буенча 9нчы санлы Федераль салым хезмәте районара инспекциясе начальнигы урынбасары Эльмира Әхмәдиева.
Иж-Бубыйлылар җир салымын да түләргә ашыкмыйлар. Транспорт салымын җыю Азево, Сарсак-Омга җирлекләрендә начар бара.
- Әгәр сезгә салым түләү документы килгән икән, аны 1 октябрьгә кадәр түләсәгез, үзегез өчен проблемалары азрак булыр. Чөнки вакытында түләмәүчеләргә соңыннан суд приставлары белән эш йөртергә туры киләчәк, - диде ул.
Эльмира Әхмәдиева салымны түләү ысулларын да искә төшерде. Салымны:
- Банк бүлекчәләре һәм алардагы терминаллар;
- "Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты", "Салымыңны түлә", "ТР Дәүләт хезмәтләре" интернет-сервислары;
- Авыл Советы җирлекләре һәм почта элемтәсе бүлекчәләре аша түләргә була.
2015 елдан башлап физик затларның милегенә салым яңача исәпләнә башлаячагы турында газетабызда да хәбәр иткән идек инде.
- Ә бу - 2016 елда 2015 елдагы милек өчен яңача түләү квитанцияләре киләчәк дигән сүз. Бер ел вакыт бик тиз үтеп китә ул. Шуңа күрә бүгеннән үк күпме салым түләячәгегезне белеп кую яхшы булыр. Моның өчен nalog.ru сайтына кереп "Физик затларның кеременә салым 2016" бүлекчәсен табарга кирәк. "Физик затларның милегенә керемне кадастр бәясеннән чыгып алдан исәпләү" хезмәте салым күләмен исәпләп чыгарырга ярдәм итәр. Сезгә объектның инвентаризацион, кадастр бәясен, мәйданын, салым ставкасын белү шарт. Әлеге мәгълүматны Росреестр (www.rosreestr.ru), ТР Җир милке министрлыгы (www.mzio.tatarstan.ru) сайтларыннан алырга була. Кайбер салым түләүчеләр милекнең кадастр бәясе белән килешмәскә мөмкиннәр. Андыйларга суд яисә Росреестр каршындагы күчемсез милек объектлары бәясе буенча бәхәсләрне карау комиссиясенә (телефон: 8(843)2552528) мөрәҗәгать итәргә киңәш бирәбез, - дип аңлатты Эльмира Әхмәдиева.
Эшмәкәрләр табибка барырга ашыкмый
Поликлиника мөдире Людмила Дереева эшмәкәрләр арасында диспансеризация узу бик сүлпән баруын ассызыклады.
- Бүген районда 500гә якын шәхси предприятие теркәлгән. Аларның һәркайсында ике генә кеше эшли дип уйлаганда да бер мең кеше килеп чыга. Ә безнең районда эшмәкәрлек белән бәйле хезмәткәрнең нибары 29ы гына диспансеризация узган, - диде ул.
Сүз уңаеннан: диспансеризация узу өчен дә аз вакыт калып бара. Бушлай медицина тикшеренүе узуны декабрьгә калдырмасагыз иде.
Киңәшмәгә күңелле нотада нокта куелды: Әгерҗенең танылган эшмәкәре Фәнил Шаһиевка 60 яшьлек юбилее уңаеннан район башлыгының Мактау грамотасы тапшырылды.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев