Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

“Сарсак-Омга“ хуҗалыгы баш ветеринары Ләйсирә АБДУЛЛИНА малларның “телен“ дә аңлый (ВИДЕО)

"Хыялым – күп итеп атлар асрау.."

“Без үскәндә туган авылым Уразайда мал табибы юк иде. Маллар чирләгәч әткәй белән әнкәйнең ветеринар эзләп күрше авылларга кадәр барганнары истә. Шулай итеп, әлеге белгечлекне сайлавыма, беренче чиратта, районда мал табибларының азлыгы этәргеч ясагандыр дип уйлыйм.  Тагын бер сәбәп: яраткан атымның гомерен саклап кала алмауга үкенү булды“, – ди Ләйсирә. 

Җырлы-моңлы Уразай авылы кызы Ләйсирә әгәр бу һөнәрне сайламаган булса, бәлки мәдәният юлыннан китәр иде. Чөнки әтисе Фаиз да, әнисе Фирдания дә – сәнгатькә гашыйк кешеләр. Апасы Ләйсән – районыбызның җырчы “сандугачы“. Ләйсирә дә аннан калышмый. Хәзер инде икенче туган авылына әйләнгән Көчек

Мәдәният йортында концерт-кичәләрне бизи ул, аларны оештыруда да ярдәм кулы суза. 

–    Яшь чагында әти бик тә артист булырга теләгән. Хыялы чынга ашмаган. Әмма ул гомере буе җырлый, сүзгә тапкырлыгы белән сокландыра, – ди Ләйсирә. 

Ә әнисе Фирданиянең хыялы ветеринарлыкка уку була. Аңа да билгеле сәбәпләр аркасында бу һөнәрне үзләштерү насыйп булмый. Ә менә ике кызларының берсе – җырчы, икенчесе ветеринар булуына сөенеп туялмыйлар әти-әниләре. 

–    Без гомер буе ат асрадык, – дип сөйли Ләйсирә. – Кыз кеше булсам да, минем көнем аның янында кайнашып уза иде. Җигәм, туарам, атланып чабам. Хәтта Сабан туенда чабышка чыгу теләгем дә зур булды. Әмма әти рөхсәт итмәде... 

Ат колыны Җилкәнне дә үзе үстерә Ләйсирә. Әнисенә алмаш булыр дип өметләнәләр аны. Әмма Җилкән 1,5 яшьлек чагында үлә. 

–    Мал табиблары хроник авыруы булган, диделәр. Шул колынны саклап кала алмавыбызга хәзер дә йөрәк әрни. Ул әле дә төшкә керә, – ди Ләйсирә. 
Әти-әнисенең хәзер дә ат алырга теләкләре бар икән. Ә Ләйсирәнең үзенең хыялы – ат фермасы ачу. 

–    Дөрес, моның өчен зур тырышлык куярга кирәк, чыгымнар да күп таләп ителәчәк. Әмма хыялсыз кеше – канатсыз кош, диләр бит. Бәлки берәр Хөкүмәт программасында катнашырга насыйп булыр, – ди ул.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев