Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Шәһәр бозлавыкка әзерме?

Синоптиклар әлегә җылы һава торышы вәгъдә итсәләр дә, беренче салкыннарга да озак калмагандыр инде. Бу көннәрдә яуган яңгырлардан соң кинәт катырып җибәрсә, тоташ бозлавык буласын көт тә тор. Мондый бозлавыкларда исә бәхетсезлек очраклары кискен арта. Тайгак юлдан барганда кемдер кулын, икенчеләре аягын сындыра. Мондый бәхетсезлек очраклары булмасын өчен шәһәребез бозлавык...

Синоптиклар әлегә җылы һава торышы вәгъдә итсәләр дә, беренче салкыннарга да озак калмагандыр инде. Бу көннәрдә яуган яңгырлардан соң кинәт катырып җибәрсә, тоташ бозлавык буласын көт тә тор.
Мондый бозлавыкларда исә бәхетсезлек очраклары кискен арта. Тайгак юлдан барганда кемдер кулын, икенчеләре аягын сындыра. Мондый бәхетсезлек очраклары булмасын өчен шәһәребез бозлавык чорына әзерме?
Район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров район Советы һәм башкарма комитеты аппаратлары планеркасында әнә шушы мөһим мәсьәләне күтәрде. "Кеше иртән өеннән чыгу белән таеп егылмасын өчен урам җыештыручылар иртәнге бишләрдә үк подъезд алларына, тротуарларга ком яки тозлы катнашма сибәргә тиеш. Бигрәк тә кеше күп йөри торган урамнарда бу эшне оператив төстә оештырырга кирәк. Укучы баламы, яисә әби-бабаймы, бозлавыкта егылып, имгәнеп, түрәләрне сүгеп ятарлык булмасын. Урам җыештыручылар гына җитешми икән, башка оешмаларны ярдәмгә чакырырбыз. Оешма-предприятиеләр, сәүдә үзәкләре кышын да үз территорияләрендәге юлларны тәртиптә тоту өчен җаваплы. Болар барысы да ныклы контрольдә булачак. Халыктан моң-зар булмаслык итеп эшләгез", дигән катгый таләп куйды Владимир Макаров.
"Чиста ишегалды" хуҗасы Рамазан Тасимов күпкатлы йортлар тирәләренә бозлавыкта юлга сибәргә ком тутырылган әрҗәләр куелуын һәм бозлавыкка каршы көрәшне нәтиҗәле итеп оештырачакларын әйтте.
Монысын вакыт күрсәтер. Бозлавыклар башлангач, беребезгә дә "Бриллиантовая рука" фильмындагы герой кебек "Упал. Очнулся. Гипс", диярлек булмасын иде...
Рәмзия Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев