Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Семык бәйрәме сәгать 11дә башлана

Кадрәк авылында республикакүләм бәйрәм узачак

Биз тиздән, 4 июньдә, Кадрәктә мари мәдәнияте бәйрәме  – республикакүләм Семык гөрләячәк. Анда өч меңнән артык кунак килүе көтелә. 
Бәйрәмне оештыру мизгелләре хакында социаль үсеш бүлеге начальнигы Татьяна СЕРГЕЕВА белән әңгәмә кордык. 

БӨТЕН АВЫЛ БЕЛӘН ӘЗЕРЛӘНӘЛӘР
Татарстанда республикакүләм Семык бәйрәме марилар тыгыз яшәгән районнарда уздырыла. Быел чират – Әгерҗе районында. Бима һәм Күләгәштә инде узган булганлыктан, бу юлы Кадрәктә оештыру турында килешкәннәр. 
Семыкка әзерлек Яңа елга кадәр үк башланган. Оештыру киңәшмәләре ТР югары карты Олег Третьяков, район җитәкчелеге, мари авыл җирлекләре башлыклары, мәдәният хезмәткәрләре катнашында урында узган. 
Марилар үзләренең эшчәнлекләре, активлыклары,  бәйрәмгә әзерләнүдә теләп катнашулары белән үрнәк. Һәр очрашуга диярлек бөтен авыллары белән киләләр. Киңәшмәгә республика вәкилләре дә чакырулы булганда кунакларны милли костюмнарда, баян, җыр-бию белән каршы алалар. Фикер алышуларда актив катнашалар, үз сүзләрен җиткерәләр. Авылдагы һәр хатын-кызга яңа күлмәк тектерүләре генә дә үз милләтләренә һәм бәйрәм кунакларына булган тирән хөрмәт хисләрен чагылдыра. Чыннан да, марилар бәйрәм ясый беләләр. Алар һәр кунакның биредән бәйрәм яктылыгын алып китүен телиләр. 

БӘЙРӘМ МӘЙДАНЫ БИЛГЕЛЕ
Семык уздыру урыны итеп традицион бәйрәмнәр уза торган мәйдан сайланган. Хәзер аны тәртипкә китерү эшләре алып барыла. Атнасына өч тапкыр өмәгә чыгалар. Семык узачак мәйдан белән янәшәдәге елга аша салынган күпер төзекләндерелә. Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре урман полосаларын чистартканнар. Юлларның начаррак урыннарына вакташ салынган. Тиздән бәйрәм узачак урынны күрсәтүче билгеләр һәм аншлаглар да пәйда булачак. 

ОСТАЛАР ШӘҺӘРЧЕГЕ ҺӘМ БАШКАЛАР
Бәйрәмнең үзе турында сөйләүгә күчик. 8.00-9.30 сәгатьләрдә кунакларны каршы алу, теркәү планлаштырылган. Кичкетаңда делегацияләрне мари һәм татар милли костюмнарыннан  чәк-чәк һәм коман мелна белән каршы алачаклар. Авылга керү уңаенда авыл җирлеге башлыгы һәм үрнәк гаилә сәламләячәк. 
Семыкка рәсми чакырылучылар саны өч меңнән дә ким түгел. Бүгенге көнгә Мари Иле, Удмуртия, Башкортостан, Киров өлкәсе һәм Пермь крае делегацияләренең киләчәген раслаганнар инде. Моннан тыш, бәйрәмгә теләге булган һәркем, тамашачы буларак килеп, төрле ярышларда катнаша ала. 
Семык мәйданыныда Осталар шәһәрчеге эшләячәк. Декоратив-кулланма сәнгать осталары үзләренең иҗат серләре турында мастер-классларда сөйләячәкләр. Һәркем үзен мари путасы яки талдан кәрҗин үрү, туку станогында эшләү кебек гамәлдә сынап карый алачак. Спорт ярышларыннан тыш, мари халык уеннары оештырлачак. Милли төсмерле фотозона эшләячәк. 
Бәйрәмдә мари халкының милли ризыкларыннан авыз итәргә мөмкин булачак. Ачык һавада зур казанда традицион ботка пешәчәк. 

СЕМЫК СӘХНӘСЕ
Зур сәхнәдә тантаналы өлеш сәгать 11дә башлана. Биредә театральләштерелгән тамаша тәкъдим ителә. Ул Алабуганың танылган режиссерлары ярдәме белән әзерләнә. Шул ук вакытта алар мари берлеге әгъзаларының тәкъдимнәрен дә искә алып эшлиләр. Прологта гына 160 кеше катнаша. Болар – безнең район артистлары һәм “Алабуга” җыр һәм бию ансамбле осталары. Бәйрәмгә бер атна кала Семык узачак мәйданда генераль репетиция узачак. 
Бәйрәм төрле иҗат коллективлары чыгышлары белән дәвам итәчәк. Кече сәхнәдә “Мари патыр” (“Мари батыры”)  һәм “Мари удыр” (“Марти чибәре”) традицион бәйгеләре узачак. 
18 сәгатьтә кичке программа старт ала. Аны Михаил Веселов һәм Лилия Петухованың иҗат коллективы уздыра. Бу да мәйдан хуҗалары теләген искә алып эшләнгән. Кичке программа сәгать 8гә кадәр исәпләнгән. 
Җыеп әйткәндә, әлеге бәйрәмдә тамаша кылыр әйберләр күп булачак. Иң мөһиме – ул мари мәдәниятенә якын килү өчен менә дигән мөмкинлек. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев