Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Сезнең куллар могҗиза тудыра

Шәһәр-авылларыбызны Яңа елга бизәү буенча игълан ителгән бәйгегә нәтиҗә ясаганда район башлыгы Валерий Макаров: "Шәһәребезне, авылларыбызны маур итеп бизәп, үзегезгә дә, башкаларга да бәйрәм кәефе бүләк иттегез. Сезнең куллар могҗиза тудыра. Рәхмәт сезгә", - дип җиңүчеләрне игълан итте. Менә алар: АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕ АРАСЫНДА I урын - Кичкетаң, II урын -...

Шәһәр-авылларыбызны Яңа елга бизәү буенча игълан ителгән бәйгегә нәтиҗә ясаганда район башлыгы Валерий Макаров: "Шәһәребезне, авылларыбызны маур итеп бизәп, үзегезгә дә, башкаларга да бәйрәм кәефе бүләк иттегез. Сезнең куллар могҗиза тудыра. Рәхмәт сезгә", - дип җиңүчеләрне игълан итте. Менә алар:
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕ АРАСЫНДА
I урын - Кичкетаң,
II урын - Красный бор,
III урын - Девәтернә.
Район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов Кырынды, Тирсә, Вәркләд-Бодья, Яңа Акхуҗа, Яңавылда оешма-учреждениеләр генә түгел, авыл халкының да капка төпләрен матур кар сыннары, җем-җем килә торган утлар белән бизәвен мактап телгә алды.
ӘГЕРҖЕДӘГЕ ПРЕДПРИЯТИЕ-ОЕШМАЛАР АРАСЫНДА:
I урын - Агро-Кама (Ленар Нургаянов),
II урын - Водоканал (Илдус Шәймөхәммәтов),
III урын - район электр челтәр (Айрат Гыйльманов).
ЭШМӘКӘРЛӘР:
I урын - Рөстәм Тимергалин,
II урын - Марсель Ситдыйков,
III урын - Любовь Ямалиева ("ЖилЭнергоСервис" кибете).
МӘГАРИФ УЧРЕЖДЕНИЕЛӘРЕ:
I урын - 3нче мәктәп (Резидә Фәрхетдинова),
II урын - 9нчы мәктәпкәчә учреждение (Татьяна Вахрушева),
III урын - 4нче мәктәпкәчә мәгариф учреҗдениесе (Инесса Линькова).
ТОС:
I урын - "Локомотив" (Лиана Зыятдинова),
II урын - "Киров" ( Клара Безбородова),
III урын - "Заводская" (Фәнилә Хисамиева).
ШӘХСИ ХУҖАЛЫКЛАР:
I урын - Сергей-Раиса Вахрушевлар (Камал урамы, 8),
II урын - Артур-Лия Богатыревлар (Чапаев урамы, 136),
III урын - Юрий-Елена Япаевлар (Восточная урамы, 2а).
Район башлыгы Валерий Макаров шәһәребездәге үзәк чыршыны бизәүгә зур ярдәм күрсәткән төзүче эшмәкәрләр Али Ибраһимов, Илнур Мифтахиев, Тигран Агаджанян, ит комбинаты директоры Михаил Батанов, "ЖилЭнергоСервис" директоры Илфат Ямалиевка рәхмәт белдерде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев