Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Шаршады авылы тирәсендә янгын чыккан

Янгынның төп сәбәбе – кеше факторы

14 майда кичке сәгать 10нар тирәсендә Әгерҗе янгын сүндерү частена Шаршады авылы тирәсендә янгын чыгуы турында хәбәр алына. Коры үлән янган кырдан ут телләре авылга һәм урман массивына таба үрмәли. Моңа көчле җил дә нык тәэсир итә. Ут белән көрәштә “Брус“, “КамЛес“ оешмалары, Красный бор аучылык хуҗалыгы, эчке эшләр бүлеге һәм башка учреждение хезмәткәрләре катнашалар.

Якынча мәгълүматлар буенча, янгынның төп сәбәбе – кеше факторы. Тикшерү эшләре бара. Гаепләнүчеләр административ җаваплылыкка тартылачак.

МЧС хезмәткәрләре кисәтә: урман янгыннары буенча илдә хәл киеренке булып кала. Саклык чаралары турында онытмагыз!

Фото редакция архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев