Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Шаршады чистарына

    Район башкарма комитеты каршындагы административ комиссия ШАРШАДЫда узган чираттагы күчмә утырышта әлеге җирлектә санитар икеайлык барышына уңай бәя бирде. Барганда ук Сәхрә белән Шаршадыга керү юлларында өем-өем чүпләр тутырылган капчыкларга игътибар иттек. - Көннәр кояшлы булганда бюджет оешмалары хезмәткәрләре белән чүп җыярга чыгабыз. "Май чүлмәге тышыннан билгеле", дигәндәй авылга керү...

    Район башкарма комитеты каршындагы административ комиссия ШАРШАДЫда узган чираттагы күчмә утырышта әлеге җирлектә санитар икеайлык барышына уңай бәя бирде.
    Барганда ук Сәхрә белән Шаршадыга керү юлларында өем-өем чүпләр тутырылган капчыкларга игътибар иттек.
    - Көннәр кояшлы булганда бюджет оешмалары хезмәткәрләре белән чүп җыярга чыгабыз. "Май чүлмәге тышыннан билгеле", дигәндәй авылга керү юлы чиста булгач үзебезгә дә күңелле, - дип каршы алды безне авыл башлыгы Вәсил Баһаутдинов.
    Үз көчләре белән карт тирәкләргә дә "ау" башлаганнар.
    - Авылда андый агачлар күп түгел. Менә фельдшерлык-акушерлык пункты төзелгән урынны тополь баскан иде. Аны төзегәндә җиде зур агачны үз көчебез белән кистек. Хәзер авыл тормышына куркыныч тудыручы агачлар белән көрәшкә йорт хуҗалары үзләре дә бик теләп кушылалар, - ди Вәсил Харрас улы.
    Чистарту-төзекләндерү икеайлыгы башланып, җир-су кипкән урыннарда шаршадылыларның үз территорияләрен тәртипкә китерүләре сөендерде. Күп капка төпләре инде чистартылып куелган. Узган җомгада яңгыр явып торуга карамастан, Азат Мөхәммәтҗанов, әнә, тырма күтәреп чыккан.
    - Кешенеке ялт иткәндә безнеке генә ямьсез булып тормасын, - ди ул.
    Шулай да кайберәүләрнең капка төпләрендә төзелеш материаллары, утын өелеп торуга кисәтү ясады комиссиянең баш сәркатибе Александр Шамшурин. Дөрес, хәзер төзелеш эшләре башлана торган вакыт диярсез. Ә бу сәбәп була алмый. Барлык материаллар да капканың эчке ягына куелырга тиеш. Урам якны ком-ташлар, такталар белән "бизәгән" биш хуҗага кисәтү җибәрелде. 5-10 көн эчендә капка төбе тәртипкә китерелмәсә, штраф түләргә туры киләчәк аларга.
    Аннан соң чүп савытлары куелмаган дүрт оешма-предприятие, шәхси кибет хуҗаларына да кисәтү ясалды. Бер чүп савыты булмау гына 15-30 мең сум штраф салыначагын истә тотсагыз иде.
    Ташландык тузган йортлар кайда да баш бәласы инде ул. Шаршадыда да алар авылны ямьсезләп тора. Лесоводов урамындагы шәхси кибет янындагы йорт, мәсәлән, ишелергә җиткән, коймалары инде әллә кайчан ауган. Административ комиссия, бу участокның хуҗасын табып, аңа кисәтү җибәрәчәк.
    Шаршадыда иске колонка будкаларына да көн бетәчәк. Быел үзара салым акчасының бер өлешен матур беседкалар ясау өчен тотарга планлаштыралар.
    Һәр елны 2 май - Шаршады җирлегендәге зиратларда зурлап өмә уздыру көне. Быел да бу изге эшкә читтәге авылдашларын чакыралар шаршадылылар. Сәхрәдә зират өен дә яңартасылары бар.
    Гомумән, табигатьнең иң матур почмагына урнашкан Шаршады җирлеге комиссия әгъзаларында уңай тәэсир калдырды.
    ххх
    Хөрмәтле райондашлар! Соңгы көннәрдә әле яңгыр ява, әле кар дигәндәй, һава торышы гел бозылып тора. Шуңа күрә кояш күзен кысуга ук тырма-себеркеләрне алып йорт тирәләрен, оешма-предприятие территорияләрен, урамнарны чистартырга чыгыгыз. Май бәйрәмнәрен күтәренке кәеф белән генә түгел, тирә-юнебезне чистартып та каршы алыйк.
    Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: