Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Шаулап үсәр без утырткан агачлар

8 октябрь Татарстанда агач утырту көне дип игълан ителгән иде. Әлеге изге эштән районыбыз җитәкчеләре дә, учреждение-оешма хезмәткәрләре дә, укучылар да читтә калмадылар.

Көне ничек матур иде бит әле аның! Иртәдән үк ялтырап кояш чыкты. Әнә, 27нче училище студентлары да, көрәк-чиләкләрен алып, татар зиратына юнәлделәр. "Без әлеге акциягә бик теләп кушылдык. Укучыларның берсе дә бармыйм дип карышып тормады", - ди мастер Лилия Ефремова. "Мондый матур көнне аудиториядә утырасы да килми. Күңел урамга ашкына. Аннан соң шушы юлдан "болар без утырткан агачлар бит" дип горурланып узулары гына да ни тора!", - диделәр булачак пассажир вагоннарын озатып йөрүче 24нче төркем егет-кызлары.

Алар татар зираты янындагы олы юл буена 107 төп миләш агачы утырттылар. "Без яраткан Әгерҗебезне яшелләндерүгә керткән өлешебез өчен горурланабыз. Бу миләшләр үсеп җитеп, бик озак еллар безне дә, шәһәребез кунакларын каршы алып, озатып калачаклар бит", - диделәр училище укучылары.

Бу көнне иртәдән үк кайбер авылларда да агач утырту өмәләре гөрләде. Кичкетаң авыл җирлегендә, әнә, мәктәп укучылары һәм учреждение-оешма хезмәткәрләре тырышлыгы белән Сабантуй уза торган мәйданга һәм Изгеләр чишмәсе тирәсенә 770 төп каен агачы утыртылган. Иж-Бубый авылындагы 150 төп каен, миләш агачлары да, Исәнбай Мәдәният йорты каршына утыртылган агачлар да тирә-юнебезгә ямь биреп шаулап үсәрләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев