Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Шәһәр буйлап – автобуста

Быел Әгерҗе урамнарында маршрут автобуслары йөрмәү халыкта зур ризасызлык тудырды. Район башлыгы Валерий Макаров Яңа елның беренче эш көненнән, ягъни 12 январьдан Әгерҗе урамнарында маршрут автобусы йөри башлаячак дип сөендерде. Күпләрегез Ижаудагы "Регина" ширкәтенең "БАРС" такси хезмәтеннән бик теләп файдалана. Әгерҗе - Ижау арасында бу такси хезмәтенең уңайлы автобуслары ярты...

Быел Әгерҗе урамнарында маршрут автобуслары йөрмәү халыкта зур ризасызлык тудырды. Район башлыгы Валерий Макаров Яңа елның беренче эш көненнән, ягъни 12 январьдан Әгерҗе урамнарында маршрут автобусы йөри башлаячак дип сөендерде.

Күпләрегез Ижаудагы "Регина" ширкәтенең "БАРС" такси хезмәтеннән бик теләп файдалана. Әгерҗе - Ижау арасында бу такси хезмәтенең уңайлы автобуслары ярты сәгать саен йөреп тора. Хәзер бу автобуслар социаль яклау бүлеге (элекке поликлиника) бинасы каршындагы мәйданнан кузгалып китә һәм Ижаудан килгәндә шунда кайтып туктый.
12 январьдан шәһәребез урамнарында "БАРС"ның микроавтобуслары "Вокзал - Зур базар" һәм "АЗСМ (кирпичка) - Зур базар" маршрутлары түбәндәге расписание буенча буенча йөри башлый:
7.00, 7.40, 8.30, 12.00, 12.50, 17.15, 18.00 сәгатьләрдә кузгалып китәчәк.
"ВОКЗАЛ - ЗУР БАЗАР" маршрутында тукталышлар: Вокзал - Башня - Райпо - Саклык банкы - Социаль яклау бүлекчәсе - Базар - Социаль яклау бүлекчәсе - 3нче мәктәп - Янгын часте - Вокзал.
"АЗСМ - БАЗАР" маршрутында тукталышлар: АЗСМ - "Стройка" кибете - Мәчет - Янгын часте - Саклык банкы - Социаль яклау бүлекчәсе - Базар - Социаль яклау бүлекчәсе - 3нче мәктәп - Янгын часте - "Аист" кибете - АЗСМ.
Билет бәясе - 15 сум. "БАРС" автобуслары сезгә хезмәт күрсәтә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев