Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Шәһәр юлларында “революция“

Быел Әгерҗе урамнарын төзекләндерүгә - 44 миллион, авыл эчендәге юлларны тәртипкә китерергә 13 миллион сум акча бирелде. Яңа йортлар төзелә торган Ометов урамында да бик тиздән машиналар көзге кебек тигез юлдан җилдерәчәкләр. Моның өчен республикадан өстәмә 23 миллион сум акча соралды. ШӘҺӘРДӘ Җәй - юл төзүчеләр өчен кызу эш чоры....

Быел Әгерҗе урамнарын төзекләндерүгә - 44 миллион, авыл эчендәге юлларны тәртипкә китерергә 13 миллион сум акча бирелде. Яңа йортлар төзелә торган Ометов урамында да бик тиздән машиналар көзге кебек тигез юлдан җилдерәчәкләр. Моның өчен республикадан өстәмә 23 миллион сум акча соралды.
ШӘҺӘРДӘ
Җәй - юл төзүчеләр өчен кызу эш чоры. Апрель башында ук юллардагы чокырларны ямау эшенә керешкән юлчылар инде хәзер төзелешнең экваторыннан уздылар дисәк тә, ялгыш булмас. "Брус" ширкәте төзүчеләре шәһәр эчендәге күп урамнарны төзекләндерделәр. Хәзер алар параллель рәвештә берничә урында эшлиләр: Ометов урамында юл салу өчен җир казу эшләре алып баралар, М.Горький тыкрыгында асфальт җәяләр, Иж-Бубый-Иж-Бәйки аралыгында су агу өчен торба урнаштыралар.
Быел шәһәр юлларында чын "революция" булды. Шаралапов, Набережная урамнарына щебенка җәйдек. Заводская урамында яшәүчеләрдән дә моң-зар еш ишетелә иде. Хәзер биредә элекке ПМК яныннан кирпеч заводына кадәр таш юлдан йөрергә була. Трудовая урамы, Вахитов, Красноармейская тыкрыклары, Чехов, Калинин, Партизанская урамнарының да бер өлешенә щебенка түшәдек, - ди "Брус" ширкәтенең Әгерҗе филиалы өлкән прорабы Минсәет Мәһәдиев.
Трудовая урамында яшәүчеләр юлчыларның эшеннән канәгать.
Яз көне күршем Раилә Виноградова белән хакимияткә барып, урамыбызны төзекләндерүләрен сораган идек. Үтенечебезгә колак салдылар бит. Юлчылар урамыбызга щебенка җәйделәр, - ди Һаҗәр Бәхтиярова.
Күп кенә урамнарга асфальт җәелүе аеруча сөенечле. Әле шушы көннәрдә генә Пушкин урамында эшне төгәлләделәр юлчылар. "Көзге кебек ялтырап торган асфальт юлдан җилдерүе бик рәхәт", диләр машина йөртүчеләр. Ә менә II Гагарин тыкрыгындагы юлның соңгы тапкыр кайчан төзекләндерелгәнен дә онытканнар инде биредә яшәүчеләр.
- 1973 елда яши башлаган идек бу тыкрыкта. Шуннан бирле юл төзүчеләрнең безнең тирәдә эшләгәннәрен хәтерләмим. Юл диярлеге дә калмаган иде инде. Биек үкчәле туфли киеп эшкә баручы хатын-кызларны, М.Горький урамындагы 13нче йортка коляскалар белән сөт ризыкларына килүче әниләрне бик жәлли идем. Менә, ниһаять, безнең юлларны да тәртипкә китерә башладылар. 2-3 көн эчендә тыкрыгыбызда үзе киң, тип-тигез асфальт юл пәйда булды бит. Өнемме-төшемме дип урамга кат-кат карыйм. Юл төзелгәч, аварияләр булмаса ярар иде дип тә борчылган идек. Ике урынга "лежащий полицеский" куйдылар. Төзүчеләргә мең рәхмәт! Үз вазифаларын "бишле"лек башкаралар, - ди 84 яшьлек Маһинур әби Ибраһимова.
М.Горький, Заводская, Тукай, Кече Амур, Восточная, Азин урамнарының бер өлешенә шулай ук асфальт түшәләчәк. Ә бу көннәрдә төзүчеләр Ометов урамында эшлиләр.
750 метр арадагы юлны 1 сентябрьгә кадәр төгәлләргә дигән максат куйдык. Эш күп. Башта ком, аннан щебенка, аннан гына асфальт җәячәкбез, - ди Минсәет Мәһәдиев.
Бу урамда тиздән ике яклы дүртәр метрлы машина юлы, аның уртасында тротуар һәм аның ике ягында велосипедчылар юлы булачак.
АВЫЛДА
"Брус" ширкәте юл төзүчеләре быелгы җәйдә авылларда 13 миллион сумлык эш башкардылар. Бу акчалар районның юл фондыннан бирелде. Кичкетаңда, Азевода һәм Хор.Ключ авылларында юллар өлешчә төзекләндерелде.
Иж-Бәйки-Иж-Бубый, Песәй-Кырынды аралыкларындагы бишәр чакрым юл капиталь төзекләндереләчәк.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.
М.Ягъфәрова фотосы.
"Брус" ширкәте юлчылары Ометов урамын төзекләндерәләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев