Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Сәләтлеләр – Чыршы бәйрәмендә

Районда Чыршы бәйрәмнәре 24 декабрьдә иң сәләтле, мәдәни, спорт ярышларында җиңүчеләр өчен оештырылган Яңа ел тамашасы белән башланып китте. ӨМЕТ-ХЫЯЛЛАР БӘЙРӘМЕ Шәһәр һәм авыллардан килгән малайлар-кызларның йөзләре балкый. Ничек күңелсезләнәсең, ди? Яңа ел - якты өмет-хыяллар бәйрәме бит ул. - Сөенеп-шатланып алып килдек район башлыгының Яңа ел бәйрәменә укучыларыбызны. Мәктәбебездән...

Районда Чыршы бәйрәмнәре 24 декабрьдә иң сәләтле, мәдәни, спорт ярышларында җиңүчеләр өчен оештырылган Яңа ел тамашасы белән башланып китте.

ӨМЕТ-ХЫЯЛЛАР БӘЙРӘМЕ
Шәһәр һәм авыллардан килгән малайлар-кызларның йөзләре балкый. Ничек күңелсезләнәсең, ди? Яңа ел - якты өмет-хыяллар бәйрәме бит ул.
- Сөенеп-шатланып алып килдек район башлыгының Яңа ел бәйрәменә укучыларыбызны. Мәктәбебездән 16 балага шундый бәхет елмайды, - ди Девәтернә укытучы Гөлүсә Гатауллина.
Алсу Фәррахованы быел "Спорт белән шөгыльлән" Бөтенроссия конкурсы җиңүчесе буларак сайлап алганнар.
- Район башлыгының Чыршы бәйрәменә һәр елны ашкынып киләм. Шәһәрдәге яшьтәшләребезнең чыгышларын сокланып карыйбыз, аларның осталыкларына кызыгып та куябыз. Үзебез дә төшеп калганнардан түгел, анысы. Мәктәбебездә Яңа ел бәйрәмнәре башланды инде. Һәрберсен үзебез алып барабыз, җырлыйбыз, биибез. Быел 9 сыйныфта белем алам. Әгәр мәктәптән чыгып китсәм, бу минем өчен район күләмендә катнашкан соңгы Чыршы бәйрәме була. Менә шунысы гына кызганыч, - ди Алсу.
Исәнбай мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Айгөл Хәкимова өчен бу - инде икенче Яңа ел бәйрәме. Ул быел тәүге тапкыр Казанда - Президент Чыршы бәйрәмендә катнашкан.
- Биология, татар әдәбияты фәннәреннән олимпиадаларында сынатмадым. Гомумән, һәр фәнне тырышып үзләштерәм. Мондый бәйрәмнәр яңа дуслар табарга, сәләтебезне ачарга тагын да ярдәм итә, - ди ул.

КАР КЫЗЫНА ЯРДӘМГӘ АШЫКТЫЛАР
Әлфия Блюхерова җитәкчелегендәге мәктәптән тыш эшләр үзәге хезмәткәрләре оештырган кызыклы, бай эчтәлекле Яңа ел тамашасын тын да алмый карадык.
Шундый матур бәйрәмне бозарга теләүчеләр дә булды. Кемнәр дисезме? Убырлы карчык белән Шамахан патшабикәсе Кар кызын сихерләп телевидениегә алып киттеләр. Аннан төрле каналларда күрсәтелүче тапшыруларда тамашачыларны да катнаштырдылар. "Большие танцы" тапшыруында үзләрен күрсәтергә теләүче биючеләр аеруча күп булды. Зал тутырып биегән укучыларга район башлыгы Валерий Макаров белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова да кушылдылар.
Күп кенә укучы кызлар модельләрдән бер дә ким түгел икән. Башларына китап куеп, әнә, ничек матур әйләнделәр алар залны. 1нче каналдан баручы "Большие гонки" тапшыруын күпләр көтеп ала. Аның алып баручысы Дмитрий Нагиев диярсең, залга чыккан Никита Русских тамашачыны оста сөйләве белән таң калдырды.
Хәзер бит ГТО дип чаң сугабыз. Бәйрәмдә спорт та читтә калмады. Егетләр отжимание ясадылар. Барысы да булдырдылар, берсе дә 30дан ким ясамады аны. Ә кызлар скакалкада сикерделәр. "Нәрсә? Кайда? Кайчан? тапшыруында иң акыллы башлар көч сынашты. Математика буенча бирелгән биремнәрне командалар бик оста һәм җитез чиштеләр.
Бу кадәр бәйгеләрне үткәч, Патшабикә белән Убырлы карчыкка бирелергә туры килде. Ниһаять, бәйрәм бизәкләре Кыш бабай, Кар кызы, 2015 ел символы булган Сарык бәрәне бәйрәм белән котладылар. Аларның изге теләкләренә район башлыгы Валерий Макаров та кушылды.
- Сез - илебезнең киләчәге. Укудагы, спорттагы уңышларыгызга сөенәбез. Киләчәктә сезнең арадан да галимнәр, хәрбиләр, очучылар, тагын бик күп һөнәр ияләре чыгар. Нәкъ менә сезнең тырышлык нәтиҗәсендә без мәгарифтә республикада югарыга үрмәлибез. Яңа елда да матур уңышларыгыз белән сөендерегез, - диде ул.
Бәйрәм тамашасы уен-көлке, җыр-биюләр белән дәвам итте. Районыбызның иң булдыклы балалары рәхәтләнеп күңел ачтылар бу көнне. Ә өйләренә алар район башлыгы бүләкләрен алып таралыштылар.
Ххх
25 декабрьдә күпбалалы һәм Украинадан кайткан гаиләләрдәге балалар, матди яктан аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге һәм ятим балалар Кыш бабай һәм Кар кызы белән рәхәтләнеп күңел ачтылар.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев