Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

СПОРТ МӘЙДАНЧЫКЛАРЫНА КИЛЕГЕЗ

Татарстан Лидеры Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Президенты Владимир Путин Казанда Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионатын ачу тантанасында катнаштылар. Татарстан - бүген профессионаллар өчен генә түгел, спорт сөючеләр өчен район-авылларда да шартлар тудырылучы уникаль төбәк. 2013 елда Казанда Җәйге универсиада, быел спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионатын уздыру Татарстанны бөтен...

Татарстан Лидеры Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Президенты Владимир Путин Казанда Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионатын ачу тантанасында катнаштылар. Татарстан - бүген профессионаллар өчен генә түгел, спорт сөючеләр өчен район-авылларда да шартлар тудырылучы уникаль төбәк.
2013 елда Казанда Җәйге универсиада, быел спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионатын уздыру Татарстанны бөтен дөньяга танытты. Казан - хәзер Россиянең спорт башкаласы. Татарстаныбызга Россия күләмендәге генә түгел, дөнья дәрәҗәсендәге зур спорт чараларын үткәрүне ышанып тапшырулары белән ничек горурланмыйсың инде?!
Республикабыз җитәкчелеге Казан һәм республикабыздагы башка зур шәһәрләрдә генә түгел, район үзәкләрендә, авылларда балалар, яшүсмерләр, олылар спорт белән шөгыльләнсеннәр өчен шартлар тудыруга соңгы елларда зур әһәмият бирә. Бу мөһим эшкә, нигездә, 2013 елда старт бирелгән иде. 2012-2013 елларда бик күпләребез Казанда "Казан-Арена" спорт корылмасы төзелешендә катнашты. Республикабыз җитәкчелеге Универсиада төзелешендә актив катнашкан өчен районнарга спорт мәйданчыклары төзүгә акча бирде. Нәтиҗәдә, республика Президенты программасы буенча беренче шундый спорт мәйданчыгы Әгерҗедә 4нче мәктәп артында пәйда булды. Менә өченче ел инде ел саен шәһәребездә һәм авылларда шундый мәйданчыклар калкып чыга. Бүген аларның саны 11гә җитте. Исәнбайда футбол кыры һәм спорт мәйданчыгы төзелеше ахырына якынлаша. Кырынды балалары бик тиздән спорт мәйданчыгында шөгыльләнә башлар. Әгерҗедә II Гагарин тыкрыгындагы 1а санлы биш катлы йорт ишегалдында да спорт мәйданчыгы калкып чыкты. Биредән иртәдән кичкә кадәр балалар өзелми.
- 6 сыйныфта укучы кызыбыз Ижаудан кайткан оныгым белән иртән үк шунда китәләр. Һич алып кайтып булмый үзләрен. Моңа кадәр каникулларда алар кая барып бәрелергә белми йөриләр иде. Узган ел ераграк булса да 4нче мәктәп ишегалдындагы мәйданчыкка йөргәннәр иде. Быел менә безгә якынрак урында бу спорт мәйданчыгы төзелгәч, бик сөендем. Казаннан иң ерак районда да балаларга спорт белән шөгыльләнү өчен шундый шартлар тудырганнары өчен Татарстан җитәкчеләренә, төзүчеләргә рәхмәттән башка сүз юк инде, - ди Чапаев урамында яшәүче Галия ханым Хисмәтова.
Дөрестән дә, элек шәһәребездә стадионнан башка балаларга шөгыльләнү өчен мондый спорт мәйданчыклары төшебезгә дә керми иде. Хәзер 2нче һәм 3нче шәһәр мәктәпләре янәшәсендә, Ометов, 19, Чапаев, 3 урамнарында, 4нче мәктәп ишегалдындагы футбол һәм спорт мәйданчыклары балалар авазыннан тынып тормый. Красный борда да шундый мәйданчык узган ел сафка басты.
-Районыбыз балалары, яшүсмерләре, сәламәт яшәү рәвешен сайлап, спорт белән шөгыльләнсен өчен районыбызда шартлар елдан-ел арта. Балаларыгызны компьютер артыннан чыгарып әлеге мәйданчыкларга алып барыгыз, яңа уку елы башлангач төрле спорт түгәрәкләренә бирегез , - дип мөрәҗәгать итә ата-аналарга район спорт бүлеге начальнигы Илшат Гайнетдинов.
БЕЛЕШМӘ:
Районнарда спорт мәйданчыклары төзү буенча республика Президенты программасы 2016 елда да дәвам итә.
Киләсе елга шәһәребезнең Заводская урамындагы 47нче йорт ишегалдында һәм Тирсә авылында спорт мәйданчыклары төзеләчәк.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев