Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Сөт патшалыгында

    Бүген "Нәүрүз" ширкәтендәге мегафермада һәр көнне 37 тоннадан артык сөт савыла. Бу - һәр сыердан уртача 22 килограмм дигән сүз. Әгерҗе районы - хәзер сөт җитештерү буенча республикада җиденче урында. Бу - район тарихында булмаган хәл. Карусель тәүлек буе әйләнә - Декабрь ахырында көн саен 30 тоннадан артык сөт сава...


    Бүген "Нәүрүз" ширкәтендәге мегафермада һәр көнне 37 тоннадан артык сөт савыла. Бу - һәр сыердан уртача 22 килограмм дигән сүз. Әгерҗе районы - хәзер сөт җитештерү буенча республикада җиденче урында. Бу - район тарихында булмаган хәл.

    Карусель тәүлек буе әйләнә
    - Декабрь ахырында көн саен 30 тоннадан артык сөт сава башлаган идек инде. Январь-февральдә күрсәткечләр көн дә арта гына барды. Сөт саву күләмен хәтта зәмһәрир салкыннарда да саклап кала алдык. Әле март ае тәмамланганчы шушы күләмне сакларбыз дип өметләнәм. Апрельдә барлык таналар бозаулап бетә. Апрель-майда узган ел бозаулаган сыерларны ялга җибәрә башларга планлаштырабыз. Ә июньдә сыерлар икенче кат бозаулый башлаячаклар, - ди мегаферма идарәчесе Тәлгать Муллануров.
    Бүген мегафермада 1650 баш сыер савыла. Сыерларны саву җайланмасы карусель тәүлек әйләнәсе туктап тормый диярлек. Сыерларны ике сменада савалар. Беренче смена сыер саву операторлары эшне иртәнге биштә башлыйлар, төштән соң сәгать өчләрдә тәмамлыйлар. Аннан карусельне юалар-чистарталар. Кичке сәгать биштә икенче смена үз эшен башлый. Төнге савым иртәнге өчләргә кадәр дәвам итә. Аннан - янә яңа смена...
    - Һөнәрем буенча мин - китапханәче. Сыер савучы булып эшләрмен дигән уй төшләремә дә кермәгән иде хәтта. Ә менә хәзер биредә эшли башлагач, төшкә сыерлар керә. Кыска гына вакыт эчендә эшнең җаена төшенеп беттем инде. Без - бер сменада дүрт сыер савучы. Беребез сыерларның җилемен юа, икенчебез саву аппаратын кидерә, өченчебез савуны контрольдә тота, дүртенчебез сыерның җилеменә массаж ясап, тиешле процедуралар уздыра. Аннан вазифаларны алышабыз, чөнки сыерларны савып бетергәнче бер үк эшне башкару бик нык алҗыта, - ди мегафермага Кадрәктән килеп эшләүче Валентина Саликова.
    Сыер савучылар унике сәгать эшлиләр, аннан бер тәүлек ял итәләр. Уртача хезмәт хаклары - 21-22 мең сум.
    - Сыерларның мул сөт бирүе - уртак тырышлык нәтиҗәсе. "Сыерның сөте - телендә" дип юкка гына әйтмиләр. Дөрес ашатуга бик зур игътибар бирәбез. Сәламәтлекләрен дә даими күзәтеп торабыз. Вакытында каплатуны да ныклы контрольдә тотабыз, - ди мегаферма идарәчесе.
    Савылган сөт махсус җайланма ярдәмендә мизгел эчендә суытылып, суыткычларга агып китә. Аннан югары сортлы сөтне тәүлегенә ике тапкыр Сарапулга алып китәләр.

    Бүген бозаулар - булачак сөтлебикәләр
    - Сез безгә тарихи көнне килгәнсез икән бит әле. Моннан нәкъ бер ел элек, 3 мартта, мегафермада беренче бозау туган иде. "Азалия" кушаматлы бу бозау хәзер Яңавыл фермасында яши, тере авырлыгы дүрт центнерга якын инде, - диде Тәлгать Муллануров.
    Биредә тотарга урын җитмәү сәбәпле, бозауларның бер өлешен Яңавылдагы фермаларга урнаштырганнар. Ике айдан арткан үгез бозауларны сатып баралар, ә менә тана бозауларны исән-сау үстерү - унбер бозау караучы җаваплылыгында.
    - Без - иртәнге сәгать 7дән кичке бишкә кадәр шушы бозаулар арасында. Минем үземә монда эшләү бик ошый. Көчектә сыер савучы булып эшләдем. Анда фермалар ябылгач, эшсез калырмын дип бик курыккан идем. Әле ярый, күңелемә якын эшне монда таптым, - ди Кырындыдыан Нәзилә Шәйдуллина.
    Кечкенә бозауларга пастеризатор аркылы уздырган җылы сөт эчерәләр. Бераз үскәч, аертылмаган сөт алмаштыргычына (ЗЦМ) күчерәләр. Аннан акрынлап тупас азыкка өйрәтәләр. Төрле биоөстәмәләр белән баетылган катнаш азык, коры печән - һәрчак алларында.
    - Тана бозаулар киләчәктә сөтлебикәләргә әйләнәчәк. Шуңа аларны бик кадерләп үстерергә тырышабыз. Ветеринария чараларын вакытында уздыруга зур игътибар бирәбез. Беренче туган бозауларны сентябрьдә каплата башлаячакбыз, - ди мегаферманың ветеринария табибы Дмитрий Широбоков.
    Менә шулай уртак тырышлык белән мегаферма киләчәктә дә сөт патшалыгы булып калсын иде дип телисе генә кала. Югыйсә, алдагы елларда сөт саву буенча безнең районның республикада кырык өч район арасында өченче дистәдән югарырак күтәрелгәне булмады бит.

    Дания АБЗАЛИЕВА.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: