Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Су белән проблема булмаячак

"Соңгы елларда авылларны төзекләндерү, халыкка уңайлы яшәү шартлары тудыру өчен партия программалары кабул ителүгә сөенеп туялмыйбыз. "Бердәм Россия"нең "Чиста су" программасы булмаса, авылыбыздагы суүткәргеч челтәр кайчан яңартылыр иде", - ди Тирсә җирлеге башлыгы Ләйсирә Нәфыйкова. Тирсә авылында менә икенче ел инде "Чиста су" программасы буенча суүткәргеч челтәрне үзгәртеп кору буенча...

"Соңгы елларда авылларны төзекләндерү, халыкка уңайлы яшәү шартлары тудыру өчен партия программалары кабул ителүгә сөенеп туялмыйбыз. "Бердәм Россия"нең "Чиста су" программасы булмаса, авылыбыздагы суүткәргеч челтәр кайчан яңартылыр иде", - ди Тирсә җирлеге башлыгы Ләйсирә Нәфыйкова.
Тирсә авылында менә икенче ел инде "Чиста су" программасы буенча суүткәргеч челтәрне үзгәртеп кору буенча зур эшләр алып барыла.
Моның өчен узган ел биш миллион сум бирелсә, аның өч миллионы проект эшләренә тотылды. Быел исә суүткәргеч системаны яңартуга ун миллион сум акча юнәлтелде. Барлыгы 8,3 километр арада торбалар яңартылачак, - ди авыл башлыгы.
Су үткәрүдә бай эш тәҗрибәләре булган "Мамадыш газстрой" коллективы эшеннән Ләйсирә Нәфыйкова бик канәгать.
Үз артларыннан чокырларны яхшылап күмеп, тигезләп, бер чүп-чар калдырмый эшлиләр. Прораблары Вәсил Фәрхетдинов - бик эшлекле, белемле кеше. Безнең тәкъдимнәргә колак салып, киңәшеп эшли, эшне оста оештыра да белә. Экскаваторчы Миннәхмәт Сабирҗанов, эретеп ябыштыручы Рамил Галимов, шоферлар Наил, Рәис Сабировлар иртәнге 7дән кичке 7гә кадәр баш та күтәрми эшлиләр, - дип дәвам итә әңгәмәне авыл башлыгы.
Ә эшләре бик катлаулы суүткәргеч системаны яңартучы егетләрнең. Бигрәк тә аз гына казу белән җир астыннан су бәреп чыгу эшләрен тагын да катлауландыра. Аннан соң хәзер җир астыннан узучы оптик-җепселле кабельнең күплеге алардан аеруча сак эш итүне таләп итә. Төзүчеләр һәр хуҗалык үз йортына суны тоташтыра алсын өчен барысын да эшләп калдыралар.
- Берничә хуҗалыкны исәпкә алмаганда, нигездә, авылыбызда һәр йортка су кергән. Урамнарда су колонкалары калмаячак. Кайберәүләр янгын чыга калса, су колонкасы да юк дип зарланалар. Җәмәгать, хәзер элекке кебек колонкадан су алып, чиләк белән янгын сүндерә торган заманнар артта калды. Хәзер янгын сүндерү машиналарына су тутыру өчен гидрантлар куялар. Безнең авылда да әлегә алты урында шундый гидрантлар булачак, - дип аңлата Ләйсирә Нәфыйкова авылдашларына.
Бу эшләрдән тыш, быел авылдагы өч су башнясын да яңарту планлаштырылган.
Җәйге эссе көннәрдә авылда су җитмәгән чаклар була. Бу проблеманы чишү өчен безгә өстәмә скважиналар кирәк. Әмма "Чиста су" программасы буенча бирелгән акча бу эшләргә җитми. Киләчәктә монысын хәл итү җае да чыгар дип өметләнәм, - ди авыл башлыгы.
"Чиста су" программасы 2017 елга кадәр каралган. Авылларның күбесендә суүткәргеч челтәрләр 60-70нче елларда ук төзелгән һәм хәзер бик нык тузган хәлдә алар. Бу программа киләчәктә байтак авылларыбызда су проблемасын хәл итәр дип ышанам, - ди район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов.
"Чиста су" программасы Татарстанда 2009 елдан эшли. Пеләмеш авылына бу программа буенча - 25 миллион, Тирсәгә 15 миллион сум бирелде. 2015 елда "Чиста су" программасына Биектау һәм Уразай авыллары керәчәк.
Рәмзия Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев