Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Суд эшчәнлеге өчен шартлар яхшыра

Бу атнада Әгерҗенең район суды һәм җәмәгать судьялары участоклары биналарын Казаннан килгән зур делегация карап йөрде. Моның сәбәбе - әлеге биналарда ремонт эшләре тәмамлану. Татарстан Республикасы Югары суд рәисе Илгиз Гилазов, аның урынбасары Роман Гафаров, ТР юстиция министры Лариса Глухова, аның урынбасары Надежда Рагозина, ТР суд департаменты идарәсе начальнигы урынбасары...

Бу атнада Әгерҗенең район суды һәм җәмәгать судьялары участоклары биналарын Казаннан килгән зур делегация карап йөрде.
Моның сәбәбе - әлеге биналарда ремонт эшләре тәмамлану. Татарстан Республикасы Югары суд рәисе Илгиз Гилазов, аның урынбасары Роман Гафаров, ТР юстиция министры Лариса Глухова, аның урынбасары Надежда Рагозина, ТР суд департаменты идарәсе начальнигы урынбасары Рамил Рамазановны район башлыгы Валерий Макаров, район суды рәисе Әлфия Галәвиева каршы алдылар.
Делегация эшлекле сәфәрен район суды бинасыннан башлады. Узган җәйдә биредә байтак кына ремонт эшләре башкарылган. Кунаклар, һәр кабинетта, суд һәм конвой залларында, архив бүлмәсендә булып, район суды хезмәткәреләрнең эш шартлары белән якыннан таныштылар.
- Сез эшли торган мәйданнарның нормадан күпкә кимрәк булуын беләбез. Шуңа карамастан, һәр җирдә тәртип икәнлеге күзгә ташлана. Ремонт эшләре дә җиренә җиткереп башкарылган, - диде күргәннәрдән канәгать калуын раслап Илгиз Гилазов.
Ул халык күпләп йөри торган мондый биналарда мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен дә тиешле шартлар тудырылырга тиешлеген ассызыклады. Сүз уңаеннан: район суды бинасы бу яклап та ул әйткән таләпләргә туры килә. Бина янында инвалидлар өчен парковка урыны каралган, төймәле пандус та бар.
Әгерҗенең үзәк урамында урнашкан җәмәгать судьялары участоклары бинасында да (моңа кадәр анда туган якны өйрәнү музее урнашкан иде - авт.) күптән түгел ике миллионнан артык сумга капиталь ремонт эшләре башкарылган.
- Бүген ике җәмәгать суды участогының мәйданы 216 квадрат метр тәшкил итә. Бу - нормадагыдан ике тапкырга кимрәк. Кысан шартларда эшләве уңайсыз икәнлеген без яхшы аңлыйбыз. Әмма капиталь ремонттан соң хезмәт шартларыгызның күпкә яхшыруын үзегез дә тойгансыздыр, - дип билгеләп үтте Югары суд рәисе. Чыннан да, биредә дә ремонтның зәвык белән, шул ук вакытта тиешле таләпләрне күз уңында тотып башкарылуы күзгә ташлана.
- Кыска гына экскурсия барышында суд эшчәнлеген тормышка ашыру өчен Әгерҗе районында тиешле шартлар тудырылуын үз күзләребез белән күрдек. Сезгә теләк бер генә: гади халыкның хокукларын яклауда аларның ышанычлы ярдәмчеләре булыгыз, - диде күргәннәргә йомгак ясап Илгиз Гилазов.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев