Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Суд приставы ишек шакый

23 миллион 435 мең сум. Нинди зур сумма дисезме? Район халкының коммуналь хезмәтләр өчен әнә шуның кадәр бурычы җыелган. Бердәм исәп-хисап ясау үзәге (ЕРЦ) мәгълүматларына караганда, шәһәр халкының бурычы - 19 миллион 152 мең сум. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен алты айдан күбрәк түләмәүчеләр - 756 кеше. Шуларның 73енең бурычы 50 мен...

23 миллион 435 мең сум. Нинди зур сумма дисезме? Район халкының коммуналь хезмәтләр өчен әнә шуның кадәр бурычы җыелган.
Бердәм исәп-хисап ясау үзәге (ЕРЦ) мәгълүматларына караганда, шәһәр халкының бурычы - 19 миллион 152 мең сум. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен алты айдан күбрәк түләмәүчеләр - 756 кеше. Шуларның 73енең бурычы 50 мен сумнан артып киткән.
Авылларда да хәлләр шәптән түгел. Красный борның гомуми бурычы - 1 миллион 470 мең, Тирсәнеке 2 миллион 251 мең сум. Икесендә дә унар кешенең коммуналь хезмәтләр өчен бурычы 50 меңнән артык.
Дөрес, идарәче компанияләр мондый явыз бурычлыларны тынычлыкта калдырмыйлар. Еш кына мондыйларны судка бирәләр. Суд приставларының өстәлендә өч миллион сумга якын суммага 166 башкару эше ята. Идарәче компанияләр ай саен электриклар белән бергә бурычлары булган фатир хуҗаларының өйләренә баралар. Нәтиҗәдә коммуналь хезмәтләр өчен ике айдан артык түләмәгәннәрнең утларын кисеп китәләр. "Аннан соң күбесе бурычларын өлешләп булса да түләргә тырыша. Мәсәлән, соңгы вакытта "Жилсервис" актлар буенча 128 фатирның утын өзде. Шуларның 30ы бурычларын тулысынча түләде", - ди ЕРЦ директоры Зөлфәт Әхмәтҗанов.
Бурычларын түләмәүчеләрнең исемлеге алар эшләгән хезмәт коллективлары җитәкчеләре адресына да җибәрелә. Андыйларга төрле белешмәләр дә бирелми. Шуннан соң да бурычларын түләргә ашыкмаучыларны фатирларыннан уңайлыклары кимрәк булган торакка күчерү мәсьәләсе карала башлый. Әмма монда да аның үз нечкәлекләре бар. Мәсәлән, гаиләдә балигъ булмаган балалар булса, закон аларның хокукларын яклый. Чөнки фатир - баланың да милке бит ул. "Әгерҗедә коммуналь хезмәтләргә түләмәүче биш балалы хатын бар. Аны аналык хокукыннан азат итеп, ике баласын алганнар, ә өчесе үзе белән. Бурычы да шактый җыелган. Балалары булгач, фатирыннан да күчереп булмый", - ди Зөлфәт Зөлфир улы.
Идарәче компания бурычларны эзләп алу буенча суд приставлары белән аеруча тыгыз элемтәдә эшли. Приставлар белән берлектә атнага 3-4әр тапкыр рейдларга чыгалар. Һәр рейд вакытында бурычлары җыелган 15-20 фатир хуҗалары белән очрашалар.
Узган атнада без дә алар белән рейдка чыктык. Аннан алдагы көндә генә "Жилсервис" җәмгыяте юристы Александр Невоструев суд рпиставы Вячеслав Байбеков белән 15 фатирда булганнар. "Коммуналь хезмәтләр өчен түләмәүчеләрнең күбесе - исерекләр, икешәр-өчәр балалары бар. Араларында эшләмәүчеләр дә бар. Яшәү рәвешләре әйбәт булып та, түбән хезмәт хакына эшләп, коммуналь хезмәтләр өчен түли алмаучылар бигрәк кызганыч. Өстәвенә ипигә дә туймаучы балалары да булса", - ди Вячеслав Байбеков.
Рейдлар вакытында приставлар бурычлы кешенең эш урыны булу-булмау белән дә кызыксыналар. Әгәр эшли икән, бурычны түләп бетергәнче хезмәт хакының 50 процентын тотып калу турында карар җибәрәләр. Бурычлы фатир хуҗасы эшләми икән, аңа мәшгульлек үзәгенә юллама бирәләр. "Әмма без бурычлы кешене эшләтә алмыйбыз. Андый хокукыбыз юк", - ди суд приставлары хезмәте начальнигы Юлия Сәлимгәрәева.
Без рейдка чыккан көнне дә 17 фатирда булдык. Менә аз керемле ике балалы гаилә. Бурычлары 20 мең сум тирәсе җыелган. Түләүдән баш тартмыйлар. Әмма әлегә мөмкинлекләре юк. Чөнки хезмәт хаклары бик түбән.
Икенче фатирга үтәбез. Анда укучы уллары гына өйдә. Әти-әнисе - эштә. Хуҗабикә кибеттә эшли, гаилә башлыгы Ижауда сак хезмәтендә икән. "Димәк, эшләгән урыннарына хезмәт хакларыннан тотып калу турында карар җибәрербез", - ди Юлия Валерьяновна.
Суд приставлары хезмәте белән бергәләп эшләүнең нәтиҗәсе бар, әлбәттә. "Нигездә безнең халыкның коммуналь хезмәтләр өчен түләү мөмкинлеге бар. Бурычлылар бездә биш процент кына", - ди З. Әхмәтҗанов. Нәкъ менә шул биш процент эченә кергән бурычлыларга мөрәҗәгать итеп, "Фатирыгызга суд приставлары килгәнне көтмәгез. Кибеттә бер генә товарны да бушка бирмәгән кебек, коммуналь хезмәтләр дә - шул ук товар бит. Ә алар вакытында түләнергә тиеш. Яхшы фатирыгыздан колак кагасыгыз килмәсә, бурычыгызны тизрәк түләргә тырышыгыз", дибез.
Екатерина Самсонова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев