Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Сугыш елларында һәлак булган һәм хәбәрсез югалган әгерҗелеләрнең исемлеген Мәңгелек ут янындагы мәйданда урнаштыру планлаштырыла

    Күпме кеше фронтка киткән, күпме һәлак булган, күпме кире кайткан?

    Бөек Ватан сугышы Казан мемориаль музееның соңгы мәгълүматлары буенча 14042 кеше фронтка киткән . Шуларның 1573е - һәлак булган, 4947 - хәбәрсез югалган, 4522 се - исән-сау әйләнеп кайткан.

    Хөрмәтле укучыларыбыз! Игътибарыгызга Хәтер Китабы мәгълүматларына нигезләнгән 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган һәм хәбәрсез югалган сугышчы-райондашларыбыз исемлеген тәкъдим итәбез.

    Әлеге исемлекне реконструкциядән соң «Мәңгелек ут» мәйданында урнаштыру планлаштырыла.

    Исемлек буенча тәкъдимнәрегез, искәрмәләрегез яки аныклауларыгыз булса, Әгерҗе шәһәре музеена 2-27-57 телефоны буенча мөрәҗәгать итүегез сорала.

    Чыганак

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: