Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Тамчыдан күл җыела

Татарстандагы авыл җирлекләрендә үзара салым җыю буенча җирле референдумга 1 мартта старт бирелде һәм ул биш районда үтте инде. Әгерҗе районы авыл җирлекләрендә һәм Әгерҗе шәһәрендә референдум 22 мартта үтәчәк. Әлеге мөһим чарада катнашу -туган төбәгенең төзек, матур, чиста булуы өчен җан атучы һәр кешенең намус эше. Исегезгә төшереп үтәбез,...

Татарстандагы авыл җирлекләрендә үзара салым җыю буенча җирле референдумга 1 мартта старт бирелде һәм ул биш районда үтте инде. Әгерҗе районы авыл җирлекләрендә һәм Әгерҗе шәһәрендә референдум 22 мартта үтәчәк. Әлеге мөһим чарада катнашу -туган төбәгенең төзек, матур, чиста булуы өчен җан атучы һәр кешенең намус эше.
Исегезгә төшереп үтәбез, үзара салым 18 яше тулып, сайлау хокукы алган гражданнардан җыела. Әмма 80 яшьтән өлкәнрәкләр, I һәм II группа инвалидлар, көндезге бүлектә укучы студентлар, хәрби хезмәттә булган егетләр бу салымнан азат ителә. Үзара салым быел авыл җирлекләрендә - 150-200, Әгерҗедә 200 сум итеп билгеләнде.
Әгерҗе шәһәрендә беренче тапкыр үткәреләчәк референдум һәм беренче тапкыр җыелачак үзара салым турында шәһәрдәшләр нинди фикердә икән?
Әлфия ГАБИТОВА:
- Мин - тумышым белән Сабадан. Бездә мин белгәннән бирле халыктан үзара салым җыялар. Әгерҗедә салым күләмен 200 сум итеп билгеләгәннәрен ишетеп, Сабадагы туганнардан сездә күпме җыялар дип сораган идем, инде күптәннән 250шәр сум, диделәр. Анда сиксәннән узган пенсионерлар да үзара салым түли. Халыктан җыелган бу акчага Сабада әти-әнием яшәгән урамны менә дигән итеп төзекләндергәннәрен, чишмәне, зиратны гел тәртиптә тотуларын беләм. Әгерҗедә дә күптән кертергә кирәк иде инде үзара салымны. Хәзер бит без биргән бер сум өчен Хөкүмәт тагын дүрт сум өстәячәк, диләр. Гаиләбездә дүрт кеше. Без бирәчәк 800 сумга Хөкүмәт 3200 сум өстәячәк. Әнә, күршемдәге 86 яшьлек Миңнегөл әби, аның яшендәгеләргә ташлама булса да, "мин дә бирәчәкмен ул 200 сумны. Уч тутырып пенсия алам, гомер иткән туган шәһәрем өчен 200 сум ни жалко", ди. Менә шулай тамчыдан күл җыела инде. Иң мөһиме, халыктан җыелган үзара салым шәһәребезне төзекләндерүгә максатчан тотылсын һәм шәһәр мэры бу акчаның кайда тотылуы турында соңыннан халык алдында хисап тотсын иде. Әгерҗене төзек, матур итеп күрергә теләгән һәркем елга бер тапкыр 200 сум салым түләүдән баш тартмас дип уйлыйм.
Альберт ФӘТТАХОВ:
- Без биш ел элек Әгерҗегә Ижаудан күчеп кайткан идек. Әгерҗенең ел саен төзекләнә, матурая баруына бик сөенәбез. Узган гасырның 30нчы елларында төзелгән бараклар урынында ел саен 10-12шәр яңа йортлар калкып чыгуы турында читтәге туганнарга да мактанып сөйлим. Шәһәр җитәкчелеге Әгерҗе читендәге безнеке кебек кечкенә урамнарга да игътибар бирсен иде. Әгерҗедә быелдан башлап үзара салым кертергә җыенулары турында ишеткәч сөендек кенә. Шәһәр казнасының бик сай икәнен чамалыйбыз инде. Менә шул халыктан җыелган үзара салым акчасының бер өлешенә кече урамнарны төзекләндерсәләр бик шатланыр идек. Кайберәүләрдән һаман халыктан акча талау инде бу дигән сүз ишетсәм, шунда ук бәхәскә керәм. Елга бер тапкыр 200 сум үз шәһәребез өчен кызганычмыни инде? Гел түрәләрне генә сүгеп ятмыйк, шәһәрне төзекләндерүгә үзебездән дә өлеш кертик.
Саҗидә ГАЛИМОВА:
- Мактанып әйтүем түгел, изге эшләр өчен мин беркайчан да акчамны жәлләмәдем. Әгерҗедә мәчет, мәдрәсә төзегәндә үз өлешемне шактый керттем, башкаларны да бу изге эшкә өндәп йөрдем. Менә хәзер шәһәрдә үзара салым кертеләчәген ишетеп, 200 сумны кая илтергә, хәзер үк чыгарып бирәм дигән идем. Ләкин миңа 80 яшьтән узганнардан үзара салым алынмый, диделәр. Юк, җәмәгать, шушы шәһәрдә 50 елдан артык гомерем узды. Тумышыбыз белән башка районнан булсак та, мәрхүм ирем Имаметдин дә, мин дә Әгерҗене бик тиз үз иттек, яраттык. Әгерҗе безнең күз алдында үсте, матурайды. Аның киләчәге тагын да яхшырак булсын өчен мин 200 сумымны бер дә кызганмыйм. Шөкер, пенсия вакытында килеп тора, бәйрәмнәрдә бик хөрмәтлиләр. Әле менә 8 Мартта "глава"ның сәхнә түрендә миңа Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан медаль тапшыруы бик зур шатлык булды. Без - өлкәннәрне шулай хөрмәтләп торганда шәһәребезне төзекләндерү өчен елга бер тапкыр 200 сум акчасын сиксәнне узган башка өлкәннәр дә кызганмаслар дип уйлыйм. Туксанга якынлашып килсәм дә, референдумга да барачакмын, салымны да түләячәкмен.
Язманы Рәмзия ЗАРИПОВА әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев