Эгерже хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Тарих башы

    Татарстан Эчке эшләр министрлыгында узган бер киңәшмәдә сәяси-тәрбия эшләре буенча начальник урынбасарлары алдына урыннардагы эчке эшләр бүлекләренең тарихын өйрәнеп, сугышчан дан музейлары булдыру бурычы куелды. Киңәшмәдән кайткач, мин җиң сызганып әлеге эшкә керештем. Бүген, 20 январьда Әгерҗе милициясенә 90 ел тулган көнне газета укучылар белән бергә тарих битләрен актарып алырга...

    Татарстан Эчке эшләр министрлыгында узган бер киңәшмәдә сәяси-тәрбия эшләре буенча начальник урынбасарлары алдына урыннардагы эчке эшләр бүлекләренең тарихын өйрәнеп, сугышчан дан музейлары булдыру бурычы куелды. Киңәшмәдән кайткач, мин җиң сызганып әлеге эшкә керештем. Бүген, 20 январьда Әгерҗе милициясенә 90 ел тулган көнне газета укучылар белән бергә тарих битләрен актарып алырга булдым.
    Милиция ветераннарын йөреп чыктым, истәлекләрен, фотоларын җыйдым. Тарихи яктан шактый кыйммәтле материаллар тупланды. Район эчке эшләр бүлегенә кагылган документларның күчермәләрен сорап, Казанга Дәүләт архивына хат яздым. Аннан җавап озак көттермәде. Хат ташучы китергән зур пакетны тиз генә ачып, өч мөһим документның фотокүчермәләрен йотлыгып укый башладым. Берсе безнең өчен аеруча әһәмиятле иде. Анда мондый сүзләр язылган: "Мин, Әгерҗе кантоны милициясе начальнигы Иван Николаевич Анфилов әмер бирәм: 1922 елның 20 январеннан Әгерҗе кантон милициясе идарәсе үзенең эшчәнлеген башлап җибәрә. Элек Алабуга кантон милициясенең 4нче районы үзәге Әгерҗедә булган Әгерҗе кантон милициясе дип үзгәртелә. Нигезе: Баш милиция идарәсе начальнигының 1921 елның 21 декабрендә чыгарган 5569 санлы күрсәтмәсе".
    Әмердә шәхси состав алдына куелган җаваплы бурычлар да язылган. Шуларның беренчесе - бандитларга каршы көрәшне тагын да көчәйтү, гражданнарның куркынычсызлыгын тәэмин итү.
    Әмернең өченче пунктында милициянең шәхси составы игълан ителә. Алар - барлыгы 38 хезмәткәр. Соңыннан бүлектә "Они были первыми" дигән стенд ясап, анда аларның тулы исемлеге язылды. Шунысын да искәртеп узыйк: беренче милиционерлар әллә ни белемле булмасалар да, шул авыр чорларда да бурычларын намус белән үтәгәннәр. Ул давыллы елларны күз алдына китерик әле...
    Әле күптән түгел генә Гражданнар сугышы тәмамланган һәм аның сулышы һаман да сизелгән чор. Илнең икътисады ярымҗимерек, халык ачлы-туклы. Беренче милиционерларга да хезмәт хакын акчалата түгел, азык-төлек белән бирәләр.
    Милициядә хатын-кызлар да эшли башлый. Татар кызы Бибикамал Шәйхетдинова рядовой милиционер булып тарихка кереп калган.
    20нче елларда караучысыз калган ятимнәр күбәя. Алар арасында урлашу, хәер сорашу киң тарала. Мондый ятимнәргә ярдәм итүне Ф.Э.Дзержинский үз кулына ала. Әгерҗе милиционерлары да бу изге эштән читтә калмыйлар. 1923 елның 21 февралендә профсоюз җыелышында караучысыз калган балаларга ярдәм оештыру турында җитди сөйләшү була. Бу катлаулы мәсьәлә буенча партиянең кантон комитеты секретаре Хафиз Полютин чыгышы тыңлана. Милиционерлар бер көнлек хезмәт хакын ятим балалар фондына күчерү турында карар кабул итәләр. Бераз читкәрәк китеп, бу шәхеснең аянычлы язмышы турында әйтеп үтми мөмкин түгел. 1937 елда Хафиз Полютин Әгерҗе райкомының беренче секретаре булып эшләгәндә аңа "халык дошманы" дигән ярлык тагыла һәм ул атып үтерелә.
    Архивтан килгән икенче документта кантон милициясенең матди-техник яктан тәэмин ителеше турында мәгълүмат бар: 1922 елның январенда милиция хезмәткәрләренә 35 папаха, 29 җылы күлмәк, 20 күлмәк-ыштан, 10 сырма, 1 шинель, 3 пар ботинка кайтарылган. Кораллардан 20 винтовка, 500 патрон, 6 револьвер бирелгән.
    ...Бу язмада гына Әгерҗе милициясенең тулы тарихын язып чыгу мөмкин түгел. Мин бу юлы аның оешкан чакларына гына тукталдым. 90 ел җинаятьчелеккә каршы көрәш һәм халык иминлеге, хокук тәртибе сагында уяу торган милициядә ничәмә-ничә буын алышынган инде. Ләкин шунысы хак: биредә буыннар чылбыры өзелми, һәр буын үз тарихын яза...
    Ринат Сафиуллин.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: