Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Тарифлар артты. Ничек түлисе?

Тарифлар 4 процентка артты

Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар 4 процентка артты. Бу хакта Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев ТР Хөкүмәте йортында коммуналь хезмәтләргә тарифларны үзгәртү мәсьәләсенә багышланган брифингта хәбәр итте.
«Россия Хөкүмәте 2020 елга коммуналь хезмәтләр өчен коммуналь түләүләр бәясен арттыру турында карар кабул итте. Татарстанда яшәүчеләр өчен быел индекс 1 июльдән 4 процент тәшкил итә. Бүгенге көндә күләмне бозу очраклары юк», – диде ул.

Әгерҗе районында яшәүчеләр 1 июльдән табигый газның 1 куб/м өчен 5,72 сум (бу бәя элеккечә калды) түлиләр. Электр энергиясе өчен тариф 3,93 сум билгеләнгән. Авылларда һәм шәһәрдә электр плитәләре белән җиһазландырылган күпфатирлы йортларда яшәүчеләр өчен – 2 сум 75 тиен. 

Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр каты көнкүреш калдыкларын эшкәртү өчен 1 кешедән – 89,8 сум, ә шәхси торакта яшәүчеләр 97,41 сум түли.

(“Татар-информ“ мәгълүматларына нигезләнелде). 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев