Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Татарстан Республикасы Президенты Әгерҗедә яңа йорт ачылышында катнашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов – эш визиты белән Әгерҗе районында.

Ул иң башта Энергетиклар урамындагы яңа төзелгән йортны ачу тантанасында катнашты. Әлеге йорт ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды тарафыннан гамәлгә ашырылучы “Аренда торагы“ программасы нигезендә сафка баскан.

Фатирлар бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә, алар арасында медицина хезмәткәрләре, укытучылар бар, ятим балаларга бирелде.

Рөстәм Миңнеханов ,яңа фатирларга күчечүләрне котлап, йортлы булу – һәр гаилә өчен иң мөһиме дип белдерде.

  • Гаилә – ул безнең дәүләтнең, республиканың, районның нигезе. Мондый йортлар төзелеп торганда балалар да туачак. Ә бу демографияне яхшырту мөмкинлеге дә дигән сүз. Балалар күбрәк булса, илебезнең киләчәге дә якты булачак, – диде.

Президент әлеге йортның бик матур урында урнашканлыгын әйтте. Соңыннан ул 2 бүлмәле фатир ачкычын алган Алия–Руслан Ямалиевлар фатирында булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев