Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Тәбәрледә үзара салым акчасына нинди эшләр башкарылган

    Үзара салым акчасына Тәбәрле авыл җирлегенә керүче Тәбәрле, Яңа Акхуҗа, Мукшур, Сокман авылларында күп кенә төзекләндерү эшләре башкарылган. - Җирлегебездә дүрт авыл булганлыктан, төзекләндерү эшләрен чиратлаштырып алып барырга тырышабыз, - ди авыл башлыгы Мирзалиф Харасов. Мәсәлән, программа гамәлгә кергән 2014 елда Тәбәрленең Совет урамына таш җәйгәннәр. Икенче елны Тәбәрле һәм...

    Үзара салым акчасына Тәбәрле авыл җирлегенә керүче Тәбәрле, Яңа Акхуҗа, Мукшур, Сокман авылларында күп кенә төзекләндерү эшләре башкарылган.

    - Җирлегебездә дүрт авыл булганлыктан, төзекләндерү эшләрен чиратлаштырып алып барырга тырышабыз, - ди авыл башлыгы Мирзалиф Харасов.

    Мәсәлән, программа гамәлгә кергән 2014 елда Тәбәрленең Совет урамына таш җәйгәннәр. Икенче елны Тәбәрле һәм Сокман авыллары зиратлары коймалары алыштырылган. 2016 елда Яңа Акхуҗаның Совет урамы юллы булган. Ә менә 2017 елда Мукшурда 800 метрлы Ленин урамын төзекләндергәннәр. Моның өчен үзара салым акчасының 400 мең сумы бүленгән.

    - 47 хуҗалыклы 77 кеше генә яши торган авыл булса да, без Мукшурны да үги итәргә тиеш түгел, - ди Мирзалиф Миргазизович.

    Узган елгы үзара салым акчасының 200 мең сумын дүрт авылда да карт агачларны кисүгә тотачаклар. Бу эшне ноябрь аена планлаштыралар.

    Киләсе ел җыелачак акчага Тәбәрле җирлегендә түбәндәге күләмле эшләрне башкару күздә тотыла: Яңа Акхуҗада Ленин урамын төзекләндерү, Мукшур зиратының коймаларын алыштыру һәм башкалар.

    Исегездә тотыгыз: үзара салым программасы гамәлдә булмаса, Тәбәрле җирлегендә дә бу кадәр эш башкару мөмкин булмас иде.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: