Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Чисталык җыештыручыдан гына тормый

Район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров Әгерҗедә эшли башлаган көннәреннән үк шәһәребез урамнарында чисталык, тәртип булдыруга аеруча җитди игътибар бирә. Һәркөн иртәнге сәгатьләрдә үк һәм кичен ул урамнарның, чүп контейнерлары мәйданчыкларының чисталыгын тикшереп йөри һәм проблемалар булганда әлеге эшләр өчен җаваплы җитәкчеләргә планеркада күрсәтмәләр бирә. Бу атнада Валерий Владимирович кайбер...

Район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров Әгерҗедә эшли башлаган көннәреннән үк шәһәребез урамнарында чисталык, тәртип булдыруга аеруча җитди игътибар бирә. Һәркөн иртәнге сәгатьләрдә үк һәм кичен ул урамнарның, чүп контейнерлары мәйданчыкларының чисталыгын тикшереп йөри һәм проблемалар булганда әлеге эшләр өчен җаваплы җитәкчеләргә планеркада күрсәтмәләр бирә. Бу атнада Валерий Владимирович кайбер күпкатлы йортлар подъездларындагы чисталыкны карап чыкты.

Әгерҗедәге күпкатлы йортлар подъездларында чисталык, тәртип тоту өчен Рамазан Тасимов һәм Валерий Шамшурин җитәкчелегендәге ширкәтләр җаваплы. Мәсәлән, Тасимов кул астындагы 10 җыештыручы 30 йортка хезмәт күрсәтә. Аларның бурычы - көн саен һәр подъездны себерү һәм айга ике тапкыр юып чыгу. Җыештыручыларга хезмәт хакы фатир хуҗаларының подъездны җыештырган өчен түләгән акчасыннан бирелә. Ай буена җыештырганда һәр подъезддан якынча 300әр сум акча түләнә.
Без булган йортларда җыештыручылар хезмәтеннән әллә ни зарланучылар булмаса да, һәр подъездда чисталык хөкем сөрә дип әйтергә иртә әле. Бу уңайдан "чисталык җыештырган җирдә түгел, чүпләмәгән җирдә була" дигән сүзләр искә төшә. Әнә, Валерий Макаров Гагарин урамындагы 2нче йортта яшәүче Рим Әскәров белән аралашканда фатир хуҗасы: "Җыештыруын җыештыралар инде. Әмма үзебезненекеләр чүплиләр бит", - ди. Әйе, бездә подъездны үземнеке дип анда чисталык булдыру өчен тырышучылар аз шул әле. Үз йорты белән яшәүче верандасында тартса да тәмәке төпчеген идәненә ташламый бит. Ә подъездларда тәмәке төпчекләре аунап ятуга күптән күнеккәнбез инде. Фатир ишеген ачып чыккач, минеке түгел, подъездны җыештырган өчен акча түлибез, чистартсыннар дигән эгоистларча ялгыш караштан берәр арына алырбызмы икән? Тәмәке төпчеген ташлау гына түгел, хәтта фатирыннан алып чыккан чүп пакетын үз подъездында калдырып китүчеләр дә еш очрый әле. "Йортларга домофоннар куелгач, урамнан читләр кереп подъездларны пычратмас дип иртә сөенгәнбез. Әле һаман да көнбагыш ашап чүпләнгән, төкергән, какырган, аяк киеме астындагы пычракны баскычка кырып киткән подъездларны һәр йортта очратырга мөмкин", - ди әрнеп җыештыручылар бригадиры Фәридә Лахманова.
Башкалар хезмәтенә генә түгел, үзе яшәгән йортка төкереп караучы мондый оятсыз бәндәләр белән ничек көрәшергә, аларның культура дәрәҗәсен ничек күтәрергә соң? Чиста подъезд баскычларыннан күтәрелүе үк күңелле бит, югыйсә. Әнә Пушкин урамындагы 5нче йорт подъездына кереп карагыз әле. Тәрәзә төпләрендә гөлләр, стеналарында картиналар, идәндә бер чүп күрмәссең. "Бу матурлыкны үзебез тудырдык. Шуңа күрә чисталыкның кадерен беләбез", - ди биредә яшәүче Татьяна Власова. Менә кемнәрдән үрнәк алырга кирәк! Җыештыручы артыннан ук чүпләп киткән җирдә беркайчан да чисталык булмаячагы көн кебек ачык. Ә сезнең подъездда хәлләр ничек? Җыештыручыгыздан канәгатьме? Чисталык булдыру өчен үзегез нинди чаралар күрәсез? Әйдәгез, подъездларыбызда тәртип урнаштыру буенча бергәләп киңәшләшик, тәҗрибә уртаклашыйк.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев