Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Чирен яшергән – үлгән

Кодаш авылы җирлеге халкы быелгы гражданнар җыелышын аеруча көтеп алды. Чөнки җитәкчеләргә сораулары да күп җыелган, тәкъдимнәре дә бар иде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров, ТР Президентының территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Роман Исланов җыелыш башланганчы ук:"Авыл җирлеге башлыгы чыгышыннан соң сорауларыгызга җавап бирергә тырышырбыз. Авызыгызга су кабып...

Кодаш авылы җирлеге халкы быелгы гражданнар җыелышын аеруча көтеп алды. Чөнки җитәкчеләргә сораулары да күп җыелган, тәкъдимнәре дә бар иде.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров, ТР Президентының территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Роман Исланов җыелыш башланганчы ук:"Авыл җирлеге башлыгы чыгышыннан соң сорауларыгызга җавап бирергә тырышырбыз. Авызыгызга су кабып утырмагыз. Без бүген бирегә сезне борчыган проблемаларны уртага салып сөйләшер өчен килдек", - дип, халыкны актив булырга чакырдылар.
Авыл җирлеге башлыгы Фәнис Шакиров узган елгы эшләренә йөмгак ясганнан соң халыкның тормыш-көнкүреше, хезмәт күрсәтүче оешмаларның эшчәнлеге турында бик тәфсилләп сөйләде. Бүгенге көндә бу җирлектә керүче авылларда 480 кеше гомер кичерә, халыкның уртача яше - 40. Авылларда 119 пенсионер яши, 216 кеше эш белән тәэмин ителгән. Күпләр мал асрап та өстәмә табыш алалар. Мөгезле эре терлек санының узган ел (287) белән чагыштырганда 10 башка артуы шул хакта сөйли. Узган ел 70 баштан артык мал иткә сатылган, 154 тонна сөт тапшырылган. Иң күп сөт тапшыручылар - Кодаштан Рафис Шәйдуллин (15000 кг), Сергей Смирнов (14500 кг), Раушания Шәяхмәтова (12300 кг), Биектаудан Дания Йосыпова (8600 кг), Айрат Зарифуллин (8300 кг). Шәхси хуҗалыклардан сөтне Фәнис Зәйнетдинов һәм Илшат Шаракин җыя. Валерий Макаров шунда ук сөтнең бәясе белән кызыксынды. "8 сум 50 тиеннән җыялар" дигәнне ишетүгә үк "иртәгәдән үк 11 сумнан җыя башлаячаклар" дип кисәтеп куйды. Әгерҗе, Ижау якын булганлыктан, күп кенә хуҗалыклар сөт һәм сөт ризыкларын базарга алып барып сатуны кулай күрәләр. Биектаудан 9 гаилә пай җирләреннән үзләре файдаланалар. "Бу сезгә күпләп мал асрау, дәүләт бирә торган отышлы кредитлардан, субсидияләрдән файдаланып, гаилә фермалары ачу мөмкинлеге бирә бит", - дигән сүзләр белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин әлеге юнәлештәге программалар турында аңлатты һәм алардан актив файдаланырга чакырды. Залда утыручылар арасыннан:"Бу программаларның һәркайсы кызыклы. Аеруча каз үстерүгә кагылышлы программага битараф калып булмый. Тик күп чакта үстергән казны, симерткән терлекне сата алмый интегә бит авыл халкы. Әгәр җитәкчелек бу яклап та ярдәм күрсәтәчәк икән, бик теләп шөгыльләнәчәкбез", - диючеләр булуы аларның эштән куркып тормаулары, бары тик үстергән продукцияне сатуда җитәкчелек ярдәменә мохтаҗ булуларын раслый.
Җыелышның икенче өлеше җанлы әңгәмә формасында узды. "Өй каршындагы карт тирәкләрне ничек кисәргә?", "Биектауда суның басымы бөтенләй юк, шуңа халык җәй буе сусыз интегә. Бу проблема кайчан чишелер икән?", "Кодашның Дружба, Биектауның Колхозная урамнарына язын-көзен бөтенләй кереп булмый. Бу урамнар төзекләндерелерме?", "Кодаш зираты эчендә химикатлар сакланучы склад бар. Җәен аннан авыр ис килә. Сәламәтлеккә зыянлы матдә таратучы әлеге складны юкка чыгарырга иде?!" "Кодаш мәктәбе котельнясы авария хәлендә"... Җыелыш барышында шушы һәм башка сорауларга җавап табарга тырышты җитәкчелек. Ә менә кайбер мәсьәләләрне Валерий Владимирович икенче көнне оешма-учреждение җитәкчеләре белән узган планеркада күтәрде. Әйтик, Биектау балалар бакчасы хезмәткәрләренең "безнең бакчада электрүткәргечләр белән һәрчак проблема килеп туа. Нәтиҗәдә электр плитәсе, кер юу машинасы, су җылыткыч янып чыкты инде" дигән гозерен чишүне Илфат Ямалиев җитәкчелегендәге "ЖилЭнергоСервис" ширкәтенә йөкләде. Шушы ук бакча хезмәткәрләренең "бакча түбәсенең кайбер урыннарыннан су үтә", дигән үтенечен чишүне Рәис Минаголов җитәкчеләгән "Ижстройсервис" ширкәте төзүчеләренә тапшырды.
Юкка гына "Чирен яшергән - үлгән" димиләр. Халык үзен борчыган проблемаларны менә шулай турыдан-туры җитәкчеләргә актив рәвештә җиткерә белә икән, андыйларга җитәкчелек тә төрле яклап ярдәм күрсәтергә тырыша.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев