Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Тимерьюлчылар бурычка батты

Әгерҗе тимер юл узелы предприятиеләрендә эшләүче хезмәткәрләрнең торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычы 2,5 миллион сумга җитте. Без бик еш кына Әгерҗе - тимерьюлчылар шәһәре, анда 4 меңнән артык тимерьюлчы эшли дип горурланып әйтәбез. Аларның, башка тармакларда эшләүчеләргә караганда, югарырак хезмәт хакы алуы да сер түгел. Тимерьюлчыларның кесәсендәге акчасын чутлавыбыз да түгел,...

Әгерҗе тимер юл узелы предприятиеләрендә эшләүче хезмәткәрләрнең торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычы 2,5 миллион сумга җитте.
Без бик еш кына Әгерҗе - тимерьюлчылар шәһәре, анда 4 меңнән артык тимерьюлчы эшли дип горурланып әйтәбез. Аларның, башка тармакларда эшләүчеләргә караганда, югарырак хезмәт хакы алуы да сер түгел. Тимерьюлчыларның кесәсендәге акчасын чутлавыбыз да түгел, күпсенеп тә әйтмибез, тимер юлда хезмәтләре гаять авыр һәм бик җаваплы. Ләкин шул ук вакытта торак-коммуналь хезмәтләр өчен 3 ай һәм аннан да күбрәк вакыт түләмәүләрен һичкенә да аңлап та, аклап та булмый. Район башлыгы Валерий Макаров тимерьюлчыларның шундый зур бурычы җыелуына һич тә битараф кала алмый. Ул, тимер юл предприятиеләре җитәкчеләрен җыеп, бу турыда җитди сөйләшергә чакырды. Бу сөйләшүнең дә нәтиҗәсе булмаса, район җитәкчелеге закон кысаларында бурычлыларга карата каты чаралар күрергә мәҗбүр булачак.
Әлеге киңәшмәне алып барган район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев "Тимерьюлчылар җыелышларында катнашканда район җитәкчелеге аларны борчыган проблемаларны игътибар белән тыңлый һәм аларны хәл итү юлларын эзли. Ә тимерьюлчыларның байтагы фатирларында һәм шәхси йортларында гаиләләре белән файдаланган хезмәтләр өчен түләүгә ифрат салкын карыйлар. Бүген районның коммуналь хезмәтләр өчен 11,5 миллион сум бурычы җыелган икән, монда тимерьюлчыларның да өлеше зур. Алар арасында бурычлары 106 мең, 50-60 мең сумга җиткәннәре дә бар. Эксплуатация локомотив депосында гына да 60 тимерьюлчының бурычы бер миллионга җитә язган. Тимер юлда бер генә хезмәт тә бушлай күрсәтелми. Ә сез шәһәр предприятиеләре күрсәткән коммуналь хезмәтләрдән берничә ай буена ничек бушлай файдалана аласыз? Хезмәткәрләрегезнең бурычларын тизрәк каплауларын таләп итүдә сезнең зур ярдәмегез, бурычлылар арасында аңлату эшләре алып баруыгызны сорыйбыз", дип мөрәҗәгать итте киңәшмәдә катнашучы җитәкчеләргә Андрең Авдеев.
Шулчак җитәкчеләрнең берсе "безнең тимерьюлчылар кредитка чумганнар, хезмәт хаклары белән генә чутлаша алмыйлар", дигәч аптырап киттек. Кем әйтмешли, кесәңә карап, аягыңны сузасың инде. Түләү мөмкинлегең юк икән, кредит алырга беркем дә мәҗбүр итми бит. Гаилә бюджетын исәпләгәндә коммуналь хезмәтләргә түләү иң беренче урында торырга тиеш. Бу хезмәтләрне күрсәтүче бер генә предприятиегә дә газны да, суны да, утны да бушлай бирмиләр бит. Бурычка баткан тимерьюлчыларга әнә 70-80 яшьлек пенсионерлардан үрнәк алырга кирәк. 6-7 мең алучы пенсионер пенсия алу белән иң әүвәл файдаланган хезмәтләре өчен түләргә банкка ашыга.
Район җитәкчелеге бурычлыларга мөрәҗәгать итеп шуны җиткерә, 3 августта тимерьюлчылар шәһәренең 75, "Россия тимер юллары" акционерлык җәмгятенең 10 еллык юбилейларын каршыларга әзерләнгәндә Әгерҗе тимерьюлчылары бурычларын тизрәк каплау юлын тапсыннар иде. Эшегез судка, суд приставларына барып җитсә, гаиләгез өчен дә күңелсезлекләр булырга мөмкин.
Рәмзия Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев