Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Тирсәдә базар төзелә

Бары өч кисәтү... Район башкарма комитеты каршындагы административ комиссия кайсы гына авылларга чыкмасын, әле моңа кадәр мондый уңай бәяне берсенең дә алганы юк иде. "Тирсәдә тәртип һәм чисталык, бер генә төзелеш материалы да, чүп тә күренми", - әнә шулай диделәр комиссия әгъзалары урамнар буйлап йөргәндә. ЯҢА ЕЛГА ӘЗЕРЛӘНӘЛӘР Тирсә -...

Бары өч кисәтү... Район башкарма комитеты каршындагы административ комиссия кайсы гына авылларга чыкмасын, әле моңа кадәр мондый уңай бәяне берсенең дә алганы юк иде. "Тирсәдә тәртип һәм чисталык, бер генә төзелеш материалы да, чүп тә күренми", - әнә шулай диделәр комиссия әгъзалары урамнар буйлап йөргәндә.
ЯҢА ЕЛГА ӘЗЕРЛӘНӘЛӘР
Тирсә - районда иң зур авыл җирлекләренең берсе. Бу җирлеккә биш авыл карый, аларда 20ләп урам бар. 2200 кешенең 1870е Тирсәдә яши. Халкы күп булса да, авылны төзек тотуга игътибар белән караулары күзгә ташлана.
Капка төпләрендә кар өемнәре күреп аптырашта калгач, авыл башлыгы Рафил Закиров аңлатма бирергә ашыкты. Бик күпләр инде Яңа ел сыннары ясарга әзерләнәләр икән бит. Бу җирлектә елның-елында "Кышкы сыннар" бәйгесе уздырыла һәм анда катнашучылар артканнан-арта. Кайбер хуҗалар фантазияләрен эшкә җиккәннәр дә инде. Мордывый авылыннан узганда да бик матур бизәлгән Кар бабайлар безне озатып калдылар. Дөрес, һава торышы кинәт җылытып җибәрү аркасында бу көннәрдә сыннар да эреп юкка чыккандыр инде. Әмма әле салкыннар да, кар-бураннар да алда. Димәк, хуҗалар Яңа елга янә могҗизалар тудырырлар.
Авыл җирлеге Советы каршындагы мәгълүмат-белдерүләр куела торган щит та игътибарны җәлеп итте. Анда җирлектәге һәр авыл кешесе үзенә кирәкле мәгълүматны таба ала.
РИЕЛТОРЛАР "БУЛЫША"
Әлбәттә, Тирсәнең дә үз проблемалары бар. Әле күптән түгел генә эши башлаган яңа башлык Рафил Закировны авылны ямьсезләп торучы буш йортларның күп булуы борчый. Административ комиссия белән бергә аларның варисларын, яңа хуҗаларын эзләсәк, бу проблемага нокта куелыр дип ышана ул. "Кара" риелторлар да баш бәласенә әйләнгән биредә. Аларның "тырышлыгы" белән бик күп фатир һәм йортлар проблемалы гаиләләргә сатылган.
Элек-электән Тирсә берничә микрорайонга бүленгән: вокзал, химия, колхоз... Авылда учреждение-предприятиеләр күп, шунлыктан эш урыннары белән әллә ни проблема юк.
Соңыннан авыл җирлеге Советы депутатлары һәм җитәкчеләр утырышка җыелдылар. Комиссиянең җаваплы сәркатибе Александр Шамшурин кыш көне бәла-каза килеп чыкмасын өчен түбәләрдәге кар, боз сөңгеләре, учреждение алдындагы бозлавыклар белән көрәшкә чакырды.
УРАМ СӘҮДӘГӘРЛӘРЕ
Урамда сату итәргә ярамый дип чаң сугып торсак та, кайберәүләр әле һаман бу сүзләргә колак салмый. Тирсәгә барганда ук Иж-Бубыйның үзәк урамында законсыз төстә кием-салым белән сәүдә итүчегә юлыктык. Моның өчен аңа күпме штраф янавын әйтеп, кисәтү ясадылар..
Ә менә Тирсәгә килгәндә, киләчәктә урам буйлап йортларга кереп сәүдә итүчеләр булмас, мөгаен. Чөнки биредә яңа базар булачак һәм анда сату итәргә теләгән һәркемгә урын җитәчәк.
Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев