Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Тоба халкы юллы булачак

"Әгерҗедәге һәм район юлларындагы чокырларны ямауны 10 майга тәмамларга планлаштырабыз. Тукталыштагы будкаларны буяу, аларны тәртипкә китерү эше дә кызу темплар белән алып барыла", - ди "Брус" ширкәтенең Әгерҗе районындагы участогы начальнигы Минсәет Мәһәдиев. Май бәйрәмнәрендә дә ике генә көн ял иткәннәр юл төзүчеләр. Ә Җиңү бәйрәме алар өчен эш көннәре...

"Әгерҗедәге һәм район юлларындагы чокырларны ямауны 10 майга тәмамларга планлаштырабыз. Тукталыштагы будкаларны буяу, аларны тәртипкә китерү эше дә кызу темплар белән алып барыла", - ди "Брус" ширкәтенең Әгерҗе районындагы участогы начальнигы Минсәет Мәһәдиев.
Май бәйрәмнәрендә дә ике генә көн ял иткәннәр юл төзүчеләр. Ә Җиңү бәйрәме алар өчен эш көннәре булачак. Хәзерге вакытта Тирсә-Сокман һәм Әгерҗе-Красный бор юнәлешләренең соңгы участокларында юлларны "ямау" белән мәшгуль. Чиратта - "карта" ремонты. Анысы - урыны-урыны белән тоташ асфальт салу дигән сүз. Мондый эшне Кырынды, Кондызлы авыллары тирәсендәге юлларның бер өлешендә, Биектау борылышы тирәсендәге юлда, Рус Шаршадысы белән Көчек авыллары арасында (Көчек күперенә кадәр) башкару күздә тотыла. Ә менә Кичкетаң чигеннән Барҗы-Умгага таба юнәлештә икенче кат асфальт юл салыначак.
Ниһаять, быел Тоба халкына бәхет елмая. Бу авылга илтүче юлга вак таш түшәләчәк. Татар Шаршадысында төзелә торган яңа мәктәп-бакчага илтүче юлга, Тирсәдә һәм Касайда - Үзәк, Варкләд-Бодьяда Совет, Тәбәрледә Чапаев, Пеләмештә Ленин урамнарына да өлешчә вак таш салу каралган.
- Юл төзүчеләр янына туктап, бигрәк тә шәһәрдә "безнең урамны кайчан тәртипкә китерәсез" дип сораучылар да күп. Кодрәтебездән килсә, барлык ремонт таләп ителүче юлларны да берьюлы тәртипкә китерер идек. Тик бу мөмкин эш түгел. Без "Главтатдортранс" учреждениесенә буйсынабыз һәм төгәл план нигезендә эшлибез. Уңга-сулга тайпылырга безнең хакыбыз юк, - ди Минсәет Мәһәдиев.
Әйе, газетабызның Интернеттагы "Вконтакте" сайтына да юлларның начар булуына зарланып язучылар бик күп. Начар урамнарны фотога төшереп сайтка куючылар да бар. Чыннан да, юллар - күпләрнең үзәгенә үткән проблема. Тик юл төзелешенең күп чыгымнар таләп итүен дә онытмыйк. Илдәге катлаулы чорда да районда юлларны тәртипкә китерү эше дәвам итә икән, сезнең урамга да бәйрәм килер дип өметләник, хөрмәтле газета укучыларыбыз.
Белешмә:
Быел Әгерҗедә Казанская, Камал урамының бер өлешенә вак таш түшәләчәк. Гагарин, Нариманов, Октябрьская, Ленин, Азин, Кече амур, Крестьянская урамнары, Нариман тыкрыгы өлешчә ремонтланачак. М.Горький урамындагы йортлар эчендәге (квартал) юллар өлешчә төзекләндереләчәк.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев