Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Төзелеш мәйданнарында эш кайный

Районда авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрне яңа тораклы итү буенча максатчан программа кабул ителде. Аның кысасында Әгерҗенең Ометов, Октябрьская, Чайковсий урамнарында 13 йорт төзелә. Бүгенге көндә әлеге йортларда төзелеш эшләре киң колач белән алып барыла. Берничә төзелеш мәйданында без дә булдык. Аларда иртәдән алып караңгыга чаклы эш кайный: субайлар сугыла, бетонболгаткычлар...

Районда авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрне яңа тораклы итү буенча максатчан программа кабул ителде. Аның кысасында Әгерҗенең Ометов, Октябрьская, Чайковсий урамнарында 13 йорт төзелә. Бүгенге көндә әлеге йортларда төзелеш эшләре киң колач белән алып барыла.
Берничә төзелеш мәйданында без дә булдык. Аларда иртәдән алып караңгыга чаклы эш кайный: субайлар сугыла, бетонболгаткычлар "гөрли", краннар йөк күтәрә. Төзүчеләр ныклап салкыннар башланганчы йортларны "түбә астына" кертү максаты белән "яналар".
Октябрьская урамындагы дүрт өчкатлы йортта төзелеш эшләрен Али Ибраһимов җитәкчелегендәге "МирСтрой" ширкәте төзүчеләре алып бара.
- Без ике йортны бу ай ахырына, тагын икесен ел ахырына тапшырырга планлаштырабыз. Әлеге йортлар киләсе елның апреленә тулысы белән әзер булачак. Өчкатлы йортларда алты өч бүлмәле, шул ук санда икешәр һәм берәр бүлмәле фатирлар булачак, - ди Али Шамилевич.
Ул төзүчеләрнең эшен һәрдаим контрольдә тота. "Мастер Наил Хәкимов та - тәүлек буе объектларда", - ди "уң кулын" мактап.
Башка төзелеш мәйданнарында да эш кызу темплар белән бара. "Эшегезгә яңгыр комачауламыймы?" дигән сорауга "СтройГигант" ширкәте мастеры Валерий Габриэлянның җавабы кыска:
- Төзүчеләрне бернинди һава шартлары да куркытырга тиеш түгел. Яңгыр бик көчле яуганда гына эшне туктатабыз. Һава торышы әйбәт торганда иртәнге 7дән кичке 7гә кадәр эшлибез. Караңгыда прожекторлар кабызабыз. Шулай эшләгәндә бер катны төзүгә ике атна вакыт китә, - ди ул.
...Киләсе елга бу микрорайон шәһәребезнең иң матур урынына әверелер. Йортларны кулланылышка тапшырып, аларның тирә-ягын тәртипкә китергәч, чәчәкләр утырткач, юллар салынгач, бу йортлар тагын да күркәмләнеп китәр. Ә моның белән бергә шәһәребезгә дә матурлык өстәлер. Әйе, шәһәребездә иске йортлар урынына яңа заманча йортлар калкып чыгуы - күңелле күренеш. Ә аларда инде ничәмә-ничә еллар бараклардагы салкыннан, шыксызлыктын, күгәрек исеннән туйган шәһәрдәшләребез яшәячәге исә тагын да сөендерә.
Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев